Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Артем себеркеләренә сорау бар

Ульяновка авылында яшәүче 14 яшьлек Артем Никитин себеркеләр бәйләп сата. Былтыр ул биш мең сумга якын акча эшләгән. Бу акчага үзенә - велосипед, әти-әнисенә бүләкләр алган. Артем быелгы җәйне дә бушка үткәрми, ул инде 50дән артык себерке бәйләп тә куйган. Шушы көннәрдә аның бер өлешен алып китәргә тиешләр. Бу эштә...

Ульяновка авылында яшәүче 14 яшьлек Артем Никитин себеркеләр бәйләп сата.


Былтыр ул биш мең сумга якын акча эшләгән. Бу акчага үзенә - велосипед, әти-әнисенә бүләкләр алган.

Артем быелгы җәйне дә бушка үткәрми, ул инде 50дән артык себерке бәйләп тә куйган. Шушы көннәрдә аның бер өлешен алып китәргә тиешләр. Бу эштә аңа дуслары да булыша икән.

"Авыл җирендә мунча себеркесен һәркем үзе әзерли. Синең продукциягә сорау бармы соң?" - дип сорадым Артемнан.

"Өйдән килеп алып китәләр,- ди яшь "эшкуар", - Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Чирмешәннән дә заказ бирделәр. Күбрәк имән себеркесен сорыйлар. Мунча себеркесен июль-август аралыгында әзерләп бетерергә кирәк. Иртәрәк тә, соңрак та ярамый, яфрагы коелачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунча себеркесе Ульяновка авылы