Андреевка да, Шешминкада да суүткәргечләр искергән
Быел Андреевка авылының суүткәргечләрен яңарту буенча эш башланырга тора. Шешминкада да бу уңайдан “боз кузгалыр” дигән өмет бар.
Шешминка авыл җирлеге җитәкчелегеннән белешүебезчә, Андреевкада иске су линиясе 1970 елда салынган булган. Үзәк үткәргеч полиэтиленнан булса да, йортларга тоташкан тимер торбалар нык черегән икән. “Чиста су” республика программасы нигезендә быел монда 2 километр 700 метр арада 14 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш. Аның өчен проект әзер, ул экспертиза узган.
-Ә менә Шешминкада проектка экспертиза ясату өчен 676 мең сум акча җитеп бетми. Монда башкарасы эшләр шактый: 16 километр озынлыкта 32 миллион сумлык. Эшне быел башлап калдырырга ниятлибез, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.
Архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев