Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Әмирнең Ак күпере янында Себер каеннары үсәчәк

Әмир авылының халык телендәге Сәлтук буасы ярларында 60 төп каен тамыр җибәрер. Аларның үсентеләрен ерак Себердән үк алып кайтканнар.

Дөресрәге, метр ярым биеклектәге әлеге сылуларны Себер якларында эшкуарлык итүче авылдашлары Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар бүләк итеп җибәргән. Әмирлеләр өмә оештырып, каен үсентеләрен шушы ук бертуганнар Сөлчә елгасы аша ясатып салдырган Ак күпер янәшәсендә утырттылар. Күмәк эштә 77 яшьлек Гөлнур апа Харисова да катнашты.

-Көчем, өлешем керсен дип килдем. Авылдашларыбызның бүләкләре матур итеп китсеннәр. Каеннар кайгылы булмасыннар, - диде авыл остабикәсе.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев