Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә Сөлчә ярын чистарттылар

Узган елны Әмир авылында, олы юл янәшәсендәге буа ремонтланды.

8 метр киңлектә, өске өлеше 195 метр озынлыктагы плотинаның өстенә быел, вак таш түшәп, як-ягына сигнал баганалары урнаштырдылар.

Буага су, нигездә, авылның Алачык чишмәсеннән (Сөлчә елгасы башы) агып төшә. Шушы көннәрдә әмирлеләр бергә җыелышып өмә оештырдылар, елганың яр буен корыган, карт агачлардан һәм куаклардан арындырдылар, экскаватор ярдәмендә аларның тамырларын да казып алдылар. Бу эшләр эшкуар якташлар – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән башкарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев