Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир мәчетенә кунаклар килде

Әмир мәчетендә район имамнары өчен халык алдында чыгыш ясау сәнгате һәм әдәби сөйләм нигезләре буенча дәресләр үткәрелгән.

-Әлеге мастер-классның төп максаты – имамнарның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм ораторлык осталыкларын арттыру, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

Имамнар өчен оештырылган риторика һәм матур сөйләм осталыгы дәресләрендә катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, чыгыш текстын әзерләргә, тавыш куярга, аудиториядә үз-үзеңне тотарга өйрәнгәннәр. Мастер-класслар ике дәрестән торган, ул барлыгы 4 сәгать  барган.

Укуларда 20 кеше катнашкан. Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары –Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шиһапова һәм педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтовалар алып барган.

Рамил Ибраһимов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев