Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир буасында 480 мең кубометр су җыелачак

Белгечләр әйтүенчә, бу су запасы бик күп.

Әмир авылында быел гидротехник корылма төзелешен башлаганнар иде. Осталар хәзер әлеге плотинаны таптатып тыгызлыйлар.

Бу эшләрне башкаручы “Амальсторой плюс “ җәмгыяте прорабы Андрей Колесников сүзләренчә, плотинаның киңлеге 8 метр, өстә озынлыгы 195, аскы якта 40 метр була. Буада 480 мең кубометр су җыелырга тиеш.

-Плотинаны тыгызлауны төгәлләгәч, аны сулы ягыннан челтәр, вак таш түшәп, бетонлап ныгытачакбыз. өстендә дә юл вак таштан була. Корылманың олы юл ягын, туфрак җәеп, үлән чәчеп төзекләндерәчәкбез. Биредә соңгы көннәрдә сигезләп техника эшли, - диде Андрей Васильевич.

Әмирдә су плотинасы төзиләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев