Әмир авылына Себердән 13 метрлы басма алып кайттылар
Әмир авылы халкы Сөлчә елгасы аша салынган яңа басмадан йөри. Аны Сургут шәһәреннән үк ясатып алып кайтканнар.
Себердә яшәүче эшкуарлар, бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар, шулай итеп туган авыллары өчен тагын бер саваплы гамәл башкарды. 13 метр озынлыктагы басма Байкал урамы белән әрәмәлекне тоташтыра. Әгъләмовлар авылда үткән елларда өч басма ясатып алып кайтып урнаштырганнар иде инде.
Сүз уңаеннан, рәхмәт, юмарт якташлар авыл китапаханәсенә, киләсе елның беренче яртыеллыгында алдыру өчен, 12 данә газета-журнал да яздырганнар.
Гөлшат Әгъләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев