Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйлеләр юлсызлыктан зарланып язганнар

Республиканың “Халык контроле” порталына районнан язылган соңгы хәбәрләр юллар торышына кагылышлы.

Элегрәк халкыбызның урамнарда яктырткычлар янмавы яисә су кытлыгы белән бәйле зарлары күп булса, соңгы арада андый хәбәрләр кими төште. Димәк, проблемалар уңайга хәл ителә. Ә менә юллар торышы темасы кышын да, җәен дә актуаль. Кыштан соң юлдагы чокыр-чакырлар ачылу канәгатьсезлекне тагын да арттыра.

Апрель аенда Әккәрәй авылыннан язылган хәбәр дә шушы мәсьәлә белән бәйле: “Совет урамы юлына ремонт кирәк. 1000 метр озынлыктагы юл  язын, көзен, яңгырлардан соң да йөрерлек түгел. Балаларга мәктәпкә бару кыен”, диелгән анда.

Район башкарма комитеты әлеге уңайдан бу юлны ремонтлау “2024-2025 елга юл эшләре” программасын формалаштырганда каралачак, дип җавап биргән.

Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев