Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

 36 еллык Шешминка мәктәбе бинасын “яшәртәләр”

Шешминка авылындагы мәктәп бинасының түбәсен яңарттылар. Аның стеналарын җылытып тышлау эшләре дә ахырына якынлаша.

1986 елда ачылган әлеге белем йортын федераль программа кысаларында капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Осталар бу көннәрдә яңа ишекләр кую белән дә мәшгуль.

-Бина эчтән дә, тыштан да нык тузган иде, ул күзгә күренеп төзекләнә, матурая. Җылыту, су системасы, электр үткәргечләр яңа. Стеналар штукатурланды, идәннәр тигезләнде. Монда актлар залына урын, музейны зурайтырга да мөмкинлек таптык. Хәзер түшәмнәрне ясап бетерү,  спорт залында идән җәю, буяу-агарту эшләре калып бара, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

 

Ремонт вакытында 35 бала авыл мәдәният йортында укыган.

 

Сүз уңаеннан. Бүген федераль программа буенча, Чирмешән лицеенда да ремонт бара, ә Утыз Имән мәктәбе  республика программасы буенча үзгәртеп корыла.

 автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев