35 еллык юбилей: Чирмешән ветераннарын бүләкләделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар
Район эчке эшләр органнарының элеккеге хезмәткәрләре Бөтенроссия ветераннары оешмасының 35 еллыгын билгеләп үтте.
Кафеда үткән тантаналы очрашуда ветераннарыбызны әлеге бәйрәм уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов тәбрикләде. Актив эшчәнлекләре өчен кайбер ветераннарга Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм юбилей медальләре тапшырдылар.
Хезмәттәшләр, ветераннар советы чарага килә алмаган өлкән яшьтәге һәм авыру ветераннарының өйләренә барып, аларны күчтәнәчләр - азык-төлек пакетлары белән сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев