Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне: Чирмешәндә митинг үтте

Бөек Ватан сугышыннан 8534 райондашыбыз кайтмаган.

1941 нче елның 22 июне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне ил азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта Советлар Союзы 27 миллион кешесен югалткан.

Бүген район җитәкчеләре, волонтерлар, оешма-предприятие вәкилләре ил азатлыгы өчен канкойгыч сугышта гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә район үзәгендәге Мәңгелек ут түренә веноклар, чәчәкләр куйдылар. Чарада бер  минутлык тынлык игълан ителде.

Илебезне дошманнан саклау өчен районыбыздан фронтка һәм хезмәт армиясенә 19 мең 852 кеше киткән, шуларның 8534енә туган ягыбызга әйләнеп кайту насыйп булмый. 

-Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да - мәңгелек дан! – диде митингта район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.

Чирмешән һәм Аксубай районнары комиссары Дамир  Гайнуллин митингта Иске Элмәле авылыннан 2023 елда хәрби операция зонасында һәлак булган  Михаил Васильевич Гурьяновның үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнүен хәбәр итте.  Орденны мәрхүм якташыбызның әнисе Елена Михайловнага һәм хатыны Ольга Александровнага тапшырдылар.

Хәтер һәм кайгы көнендә, бүген, Туймәт авылында якташыбыз, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалып, күптән түгел эзләүчеләр отряды тарафыннан табылган Абдулла Әшрап улы Әшраповның җәсәден  җирләү тантанасы узды. Бу хакта тулырак язарбыз.

Ә моннан бер көн алда, 21 июнь кичендә, чирмешәнлеләр,  район башлыгы Рамил Айбатов катнашында, "Хәтер шәме" акциясе кысаларында  шәмнәр яндыру чарасына кушылды.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев