Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

18 апрель көнне район үзәгендәге бер йортта янгын чыккан

Ут казасы турында хәбәр 135 нче янгын частенда 16 сәгать 23 минутта кабул ителгән.

-Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.  Өйдә кеше булмаган. Янгын нәтиҗәсендә торак йортның верандасы һәм түбәсе зыян күргән. Казаннан экспертлар килде, ут чыгуның сәбәбе ачыклана, – дип аңлатты райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.

Кызганыч, өй эчендәге бүлмәләр дә су эчендә, анда яшәп булмый, капиталь ремонт кирәк. Шуңа да чирмешәнлеләр зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыя башладылар. Арабызда киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр күп. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Күрсәткән ярдәмнәр, игелекләр һәркемгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре куркынычсызлык кагыйдәләрен хәтердән чыгармаска кирәклеген искәртә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев