Хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле дистәгә якын медаль белән бүләкләнгән
Армия сафларына алынганда, ул хезмәтенең болай озакка сузыласын күз алдына да китермәгәндер мөгаен. Бүген махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеге сагында торучы Булат Фәссахов белән кыска аралы ялында очраштык.
Язмаларымның берсендә СВОда катнашучы әлеге якташыбызның әнисе белән әңгәмә корган идем. Ниһаять, хәрбинең үзен дә күреп сөйләшү насыйп булды.
Булат Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлаган егет. Аннан соң Казанда Халык сәнгате һөнәрләре техникумында зәрканчы – ювелир белгечлеген үзләштергән.
-Укуымны тәмамлагач, армия сафларына, бер ел хезмәт итү урынына, ике елга контракт төзеп киттем. Биш ай үткәч, махсус хәрби операция башланды. Безне шунда җибәрделәр.
-Авыр булдымы?
-Авыр димәс идем, дөресрәге, беренче вакытта нәрсә һәм ничек барганы аңлашылмый иде. Аннан соң, хәлләр бераз ачыклангач, иң катлаулысы – үзеңнең өйдән ерак булуыңны һәм кайчан кайтачагыңны белмәвеңне аңлау иде. Хәзер инде күп нәрсәнең бездән торганын аңлыйсың. Без булмасак, кем, дигән шикелле.
-Булат, кыенлыкларга бирешмәскә нәрсә ярдәм итә?
-Безне өйдә көтүләре һәрвакыт күңелне җылыта. Әни, хатыным, туганнарым, иптәшләрем, яраткан авылым бар. Сине көтәр кешеләр булуы сөендерә. Алар шалтыратып, язып, хәлләремне белешеп торалар. Сүз дә юк, аларга да авыр: якыныңның исән-имин әйләнеп кайтуын көтү бик кыендыр.
Сүз уңаеннан, Булат бу юлы кыска вакытлы ялга кайткач, сөйгән яры Александра белән гаилә корды. Алар инстаграмм социаль челтәре аша танышканнар. Казан кызы Александра яшьләр арасында танылган бер җырчының төркемендә биюче икән. Аның чыгышын ошаткан Булат әлеге кызга язарга була, һәм яшьләр шулай аралаша башлыйлар.
-Александра, Булатның махсус хәрби операциядә булуын үзегез, туганнарыгыз ничек кабул итте?
-Минем әти-әнием хәрбиләр, шуңа күрә тыныч кабул иттеләр. Хәзер инде Булатның кайтуын без дә көтәбез.
“Кочевник” позывнойлы якташыбыз Донецк ягында, артиллерия взводында хезмәт итә. “Артиллериядә хезмәт иткән өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен”, IV дәрәҗә Изге Георгий орденының аерымлык билгесе, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Сугышчан батырлыклар өчен”, Жуков медальләре белән бүләкләнгән.
-Орудие коручы булсам да, гел бер эшне генә башкармыйсың анда. Корал наводчигы да, командир булып та калырга туры килә. Һәрвакыт алгы сызыкта без, - ди хәрби. – Еш булмаса да, элемтәсез калган вакытлар да булгалый. Шулай да, якыннарыбызга “без исән-сау” дип хәбәр җибәрергә җаен табабыз.
-Булат, хәрби хезмәттәшләрегез арасында нинди милләтләр бар?
-Аерым кайсыдыр милләт вәкилләре күбрәк димәс идем. Руслар, чувашлар, марилар, татарлар бар. Безнең подразделениеда ук түгел, гомумән, бригадада бер чирмешәнленең булуын да ишеткән идем, тик үземнең очрашканым булмады. Башка хезмәт коллективындагы кебек, монда да барысы да берләшә, бер зур гаилә кебек яшибез, үзара олысы-кечесе бер-беребезне хөрмәт итәбез.
-Яшәү шартларына килгәндә?
-Үзебез төзибез, уңайлыкларны булдырырга тырышабыз. Мунчалар да бар. Шартларга күрә ашату да яхшы көйләнгән, хәтта җиләк-җимеш, яшелчәләр дә булгалый. Киемнәр, обмундирование белән дә кыенлыклар юк. Рәхмәт, районнан гуманитар ярдәм дә китерәләр.
-Махсус хәрби операциягә китәргә җыенучыларга нәрсә әйтер идең?
-Андагы хәлне ниндидер бер компьютер уены кебек кенә күзаллыйсы түгел. Вакыты белән куркыныч та булачагына әзер булырга кирәк. Һәр кеше өчен дә хас хисләр ул. Безнең иң зур дошманыбыз – курку. Ныграк курыккан саен, син үзеңне дә, иптәшләреңне дә уңайсыз хәлгә куясың. Башкарылган гамәлләр никадәр килешенгән булса, анда булуың шулкадәр җиңелрәк булыр. Иң мөһиме – колаклар яхшы ишетү. Тыңларга кирәк: һавадан очкан дроннар да, җирдән килгән техникалар да ишетелә. Шулай инде, якыннарыбыз тыныч, имин тормышта яшәсен өчен безгә хәрби бурычыбызны үтәргә кирәк.
Бу материал басмага чыкканчы якташыбызның кыска вакытлы ялы тәмамланып, ул кабат махсус хәрби операция зонасына китте.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев