Күтәмә авылыннан герой якташыбызның әнисенә орден тапшырганнар
Күтәмә авылыннан Наталья Тузова ике ел элек бер көнне ике улын да махсус хәрби операция зонасына озаткан.
Абыйлы-энеле Иван һәм Сергей Тузовлар мобилизация буенча СВОга китәләр.
-Олы улым Иван, мәктәпне тәмамлагач, Чистайда техникумда белем алды. Һөнәр үзләштергәннән соң, ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Әлмәттә полициягә (ул вакытта әле милиция иде) эшкә урнашты. Хезмәт юлын намус белән үтеп, лаеклы ялга чыкты, аннан соң “ТАГРАС” җәмгыятенә эшкә урнашты, - дип сүзен башлады якташларыбызның әнисе Наталья Тузова. – Улымнан СВОга алалар дигән хәбәр килгәч, аны озатырга Әлмәткә киттем. Шул ук көнне Күтәмәдә, янымда яшәүче кече улым Сергейны да Чирмешәннән мобилизация буенча алып киткәннәр.
Батыр егетләр үстергән әни әйтүенчә, Иван беренче тапкыр ялга озак кайтмыйча торган. Аннан соң инде яраланулар да булган, Феодосиядә госпитальдә дәваланган. Быелның апрелендә кабат ялга кайткан.
-Бу аның соңгы кайтуы иде. Шуннан соң аның һәлак булуы турында хәбәр килде. Августта улымны җирләдек, - ди Наталья Ивановна. – Икенче улым әле дә СВОда. Күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтып китте. “Әни, абыем һәлак булгач, мин китмичә булдыра алмыйм. Илебез сагында булу – безнең бурыч”, - диде.
Күптән түгел Наталья Ивановна Әлмәткә барган. Анда аңа һәлак булган улының Батырлык орденын тапшырганнар. Сергей Тузов та “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
-Улларым куркаклар түгел. Олысы һәрвакыт: “Җиңү безнең якта булачак!” дия иде. Минем әтием – аларның бабалары да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Менә улларым да бабалары кебек илебез сагына бастылар. Үзләре шулай хәл иткәч, димәк, шулай кирәк, - ди батыр якташларыбызның әнисе.
Хәрбиләрне эш урыннарында да онытмыйлар икән. Бәйрәмнәрдә әниләренә бүләкләр, күчтәнәчләр тапшыралар. Район үзәгендә оештырылучы концертларга да еш чакыралар. Хәзер инде якташыбыз кече улының исән-имин әйләнеп кайтуын көтеп яши.
Марат Гомәров фотосы
Илсөяр Гайнетдинова видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев