Кармыштан “Малайка” сугышчы иптәшләренә чәк-чәк тә алып китте
25 яшьлек Илмир СВОның беренче көннәреннән үк фронтта. Туган авылы Кармыштагы отпускаларының берсендә ул Чирмешән кызы Ләйлә белән гаилә корып, янә ил сагына киткән.
Мобилизацияләнгән “Малайка”ның (аның фронттагы позывное) отпускага алтынчы тапкыр кайтуы. Хәзер пилотсыз очкыч аппаратлары (БПЛА) операторы “За боевые отличия”, “Воинская доблесть”, “За разминирование”, “Участнику СВО на Украине” медальләренә ия. Хәрби бәрелешләрдә контузияләнгән, үзе әйтмешли “незначительное ранение”да алган.
–Яшәвебез блиндажларда. Иң авыры – иптәшләрне югалту,иң куркынычы – дошманның камикадзе дроннары. Яңгыр астында да, җирдә ятарга туры килә, нишләтәсең, ялда түгел, сугышта без. Зарланмыйбыз, акрынлап булса да, алга барабыз, – ди хәрби.
Илмир мәктәпне тәмамлаганнан соң автомеханика техникумында укыган. Мобилизацияләнгәнче, авылда хезмәт куйган.
–Бер авылдан бер полкка өчәү эләктек. Коралларыбыз, киемнәребез, ашату-эчертү яхшы. Мунчабыз бар. Ашханәдә “Бабай” позывнойлы милләттәшебез пешерә: “первый”, “второй” – кайнар ризыктан эзмиләр, – ди Илмир.
Алай да, Илмир әйтүенчә анда өй ризыгы бик тансык. Районнан килгән гуманитар йөкне көтеп алалар сугышчылар. Татлы чәк-чәк тә берникадәр сагынуларны баса.
–Гуманитар йөк белән Рамил абый (район башлыгы), Риф абый (Зарипов) берничә тапкыр килделәр. Районнан килүчеләр бик күп булды, аларга да, безгә кирәк-ярак, тәм-том, квадрокоптер, машина (анысы яралыларны ташу өчен кирәк) җибәргән барлык якташларга бик зур рәхмәт. Балаларның язган хатлары да безнең рухны күтәрә, – ди “малайка”.
Илмир Кармышта узган авыл җыенында катнашты. Анда аңа халык алкышлап бүләк тапшырды. 19 көн отпуска бик тиз уза шул. Әти-әнисе, туганнары, хатыны Ләйлә белән саубуллашырга вакыт җиткән. Бу атна дүшәмбесендә ул янә юлга кузгалды.
–Бабам да армиядә хезмәт иткән. Әти Әфганстан чигендә булган. Безнең нәселдә барысы да армиядә хезмәт иткән. СВОдагы бүгенге хезмәтем – минем бурыч. Дөрес, бик сагындыра, – ди Илмир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев