Чирмешәннән Ренат Могыйзов яраланган иптәшләрен яу кырыннан алып чыкккан
Район Советының күптән түгел үткән киңәйтелгән зур утырышында ТР Премьер-министрының урынбасары Васил Шәйхразыев якташыбыз Ренат Могыйзовка II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медале тапшырды.
Ренат Гомәр улы махсус хәрби операция зонасына 2022 нче елның 28 октябрендә мобилизация буенча китә.
–Ике ай Казанда өйрәттеләр, аннан соң Херсон юнәлешенә җибәрделәр. Чирмешән, Туймәт, Чумачка егетләре белән бергә хезмәт иттек. Әүвәл машина йөрттем, аннан соң медбрат ярдәмчесе итеп күчерделәр. Яраланган егетләрне алгы сызыктан – “красная линиядән” алып чыгып, тылга җибәрә идек. Дөресен әйткәндә, анда медбратмы син, юкмы, бер-береңне ташлап китеш юк. Бөтенесе бер-берсенә ярдәм итә.
Бер-беребезнең күңелләрен күтәрә идек. Андагы дуслар белән хәзер дә аралашабыз, телефоннан сөйләшеп торабыз, – ди Ренат Могыйзов.
Якташыбыз үзе 2025 нче елның 2 августында дрон аркасында каты яралана.
–Чирмешән егете Руслан һәм Чүпрәледән Ренат мине машинага салып госпитальгә илткәннәр. Үзем аңсыз идем, берни дә хәтерләмим. Шул дусларым гомеремне саклап калганнар. “Исән калырсың, дип уйламадык”, – диделәр алар миңа аннары, – ди якташыбыз.
Ренат ике ел Санкт-Петербург шәһәрендә госпиатальдә ята, биш операция кичерә. Ике ел аның янында тормыш иптәше Марина була.
–Беренче сыйныфка баручы улыбызны мәктәпкә озата алмадык, икенче сыйныфка да ул әби-бабасы белән барды, – ди Марина.
–Әмма иң мөһиме – Ренат исән кайтты. Без Питер табибларына да бик рәхмәтле, әмма аны аякка бастырган Казан врачларына рәхмәтләребез чиксез. Хәзер дә иремне игътибарсыз калдырмыйлар. Тернәкләндерү үзәгендә дә дәваланып кайтты, әле тагын барырга җыенабыз.
Дуслары, хезмәттәшләре гел хәлен белешеп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев