Чирмешән районы егете СВОда бала чагында өйрәнгән догалар укып саклана
“Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм II дәрәҗә “За доблесть” медале белән бүләкләнгән якташыбыз Альберт белән яралану буенча кайткан ялы вакытында очраштык.
Элек машина йөртүче булып эшләгән якташыбыз 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алына. Әүвәл – “Казан Экспо”да өйрәнүләр, аннан соң ул Донецк якларына барып эләгә. Хәзер пулеметчы булып хезмәт итә.
-Альберт, гадәти тормыш шартларыннан махсус хәрби операция мохитенә җайлашу ничек булды?
-Тыныч тормыштан анда барып эләккәч, беренче мәлне кыенрак булды инде. Тора-бара әкрен генә күнектек. Кеше шундый бит инде, төрле шартларга яраклаша, күнегә. Әүвәл урыны-урыны белән блиндажларны үзебезгә төзергә туры килде, кайбер җирдә әзерләре дә бар иде. Яшәү шартлары һаман шул җир астында инде. Мунчалар да үзебез төзедек. Тора-бара кер юу машиналары да булды.
-Тәэмин ителеш ягына килгәндә?
-Әйбәт, барысы да бар. Дөрес, кайбер танышлардан башкачарак фикерләр дә ишеткән бар, бездә бу яктан проблемалар юк. Ашарга үзебез пешерәбез. Гуманитар ярдәм килеп тора. Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә, барлык якташларга да бу эшкә керткән өлешләре өчен зур рәхмәт. Тәм-томнар белән чәй эчәбез, кайчакта блиндаж шәмнәрен буржуйка мичләренә куеп та блиндажларны җылытып алабыз. Махсус хәрби операциядә туган яктан килүчеләр белән очрашуы да – зур шатлык.
-Бу кайтуың яралану белән бәйле икән...
-Әйе, бу беренче яралануым... Кичке сәгать дүртләр иде. Бер позициядән икенчесенә күчкәндә, безне өстән “кош” (“птичка” дип тә атыйбыз инде үзебезчә дроннарны) күзәтеп торган. Нәкъ безнең турыга төшерделәр “минометканы”. Бер миңа гына эләкте, калган иптәшләрем исән-саулар. Беренче мизгелдә аңышмыйча катып каласың икән ул. Аннан соң, нәрсә булганын, кулга яралануымны аңлап, борылып йөгерә башладым да, сизәм аяктан су аккан кебек. Карасам – кан икән: аякка да эләккән булып чыкты. Күрше Аксубай районы егетенә – бер хезмәттәшемә кычкырдым (ул миңа якынрак иде). Якташым яшеренергә кечкенә генә бер урын табып, шунда “перевязка” ясады. Аннан соң мине ашыгыч ярдәм белән озаттылар. Чечняда госпитальдә яттым.
-Димәк, анда һавадан килә инде куркыныч?
-Күбрәк һавадан инде. Тик аяк астына да карап йөрергә кирәк. “Гражданкадагы” кебек җирдә яткан ташкамы, төергәме тибеп кенә җибәреп булмый, анда шул ук “кошлар” төшергән снарядларга тап булырга мөмкинсең.
-Алга китеш бармы?
-Һичшиксез. Беренче вакытлар белән чагыштырганда, позицияләр шактый алга китте.
-Алгы сызыкта буласызмы?
-Әйе, ике-өч атна да булырга туры килә, ул вакытларда әти-әни белән хәбәргә чыга алмыйча торам.
-Шул вакытларда нәрсә ярдәм итә сезгә?
-Кемгә ничектер, миңа балачакта әбием өйрәткән догалар булыша. Мәктәптә укыганда мәчеткә дә йөри идем. Анда хәзрәт намазлар да укырга өйрәтте. Тик СВОда намаз укырга җае гына юк. Шулай да, догаларны онытмыйм, гел укып йөрим. Нәкъ менә шул догалар саклый да инде мине.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев