Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Чирмешән лицее укучылары СВОдан ялга кайткан хәрби белән очраштылар

Чирмешән лицееның 2 сыйныф укучылары, укытучылары Лилия Шәйхетдинова белән, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз Радик Әхмәтҗановның хәлен белеп кайттылар.

-Радик безнең укучыбыз, лицейны тәмамлады. Шуңа да ул безгә бик якын. Кичәге укучыбыз бүген ил сагында. Рәхмәт яусын, әнисе белән бергә, безне бик сөенеп каршы алдылар, - ди Лилия Хәнәфиевна. – Радик лицейның бүгенге тормышы, укытучыларның хәлләре белән кызыксынды, безнең аша барысына да сәламнәрен тапшырды. Укучыларның сөйләгән шигырьләрен, теләкләрен дә бик игътибарлап тыңлады.

Лицей укучылары якташыбызга хәрбиләр өчен махсус язылган хатларын, бүләкләрен тапшырдылар. Радик та кунакларга СВО зонасындагы хәлләре, кичерешләре турында сөйләгән.

-Якташыбыз 2022 елда өлешчә мобилизация буенча СВОга алына. Туган илебезне саклауны ул үзенең бурычы дип саный. “Без һәрбер хәрбинең мөһимлеген, киреклеген яхшы аңлыйбыз. Беренче вакытта, дөрес, курку да булды. Ул чакта әле кая эләккәнеңне дә аңлап бетермисең. Хәзер инде бөтенесенә өйрәндек. Взводтагы хезмәттәшләрем белән бер-беребезгә ярдәм итеп, бер зур гаилә кебек бердәмләштек”, - дип сөйләде ул безгә. Без дә Радикның, шулай ук башка якташларыбызның да, исән-имин булып, гаиләләре, туганнары янына тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп саубуллаштык, - ди лицей укытучысы Лилия Шәйхетдинова.

Сүз уңаеннан. Якташыбыз “Махсус хәрби операциядә катнашучы”  һәм “За разминирование” медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев