Йөз кат санадым...
Мал сатып йөрүче берәү сөйләде бу хакта.
- Телефон буенча заказлар алып, шуларга мал таптык та, “таратып” йөрүебез. Олы яшьтәге бер абзыйга, бозауны машинадан төшердем дә, акчасын алдым, - ди ул. -Санап карадым, 10 мең сум чамасы акчаны күбрәк биргән. Зур акча бит, артыгы кирәкми, - дим.
- Юк, мин йөз кат санадым, - ди абзый.
Бәхәсләшә үк башладык. Аннары, беләсезме, ул нәрсә диде:
- Санадым аны, йөз кат санадым, артык акча икәнен беләм, мин сезне шулай сынап кына карадым.
Вәт сынау бу?!
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев