Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Журналист булу җиңел түгел

Быел мин "Алтын каләм - Золотое перо" республика бәйгесендә катнаштым. Анда берникадәр тәҗрибә туплап, җыеннан искиткеч яхшы тәэсирләр белән кайттым. Безгә, конкурсантларга, берничә көн яшьләр көне-төне хезмәт куйган, эш кайнап торган атмосферада яшәргә туры килде. Ике этаптан торган бәйгедә 300ләп кеше катнашып, аның соңгы этабына 130 егет һәм кыз узган....

Быел мин "Алтын каләм - Золотое перо" республика бәйгесендә катнаштым. Анда берникадәр тәҗрибә туплап, җыеннан искиткеч яхшы тәэсирләр белән кайттым. Безгә, конкурсантларга, берничә көн яшьләр көне-төне хезмәт куйган, эш кайнап торган атмосферада яшәргә туры килде.


Ике этаптан торган бәйгедә 300ләп кеше катнашып, аның соңгы этабына 130 егет һәм кыз узган. Һәр конкурсантның үз юнәлеше: рус журналистикасы, татар журналистикасы, тележурналистика, радио, фото, пиар.

Биш көн буе без "Идел" яшьләр үзәгендә яшәдек. Бирегә ял итәргә түгел, ә тырышып эшләргә килгәнебезне бик яхшы аңладык. Чөнки фестивальдә яшьләр үзләрен күрсәтергә, иҗади яктан мөмкин кадәр күбрәк "ачылырга" тиеш. Аларга бу һөнәр кирәкме? Алар моңа әзерме? Егетләр, кызлар үзләрен шулай сынады.

Мин рус журналистикасы юнәлешен сайладым. Беренче көнне үк үз газетабызга исем уйлап таптык һәм мәкаләләр язарга керештек. Журналистика осталары безгә лекцияләр укыдылар. Мин монда бик күп белем тупладым, журналистика турында элегрәк берни белмәгәнлегемне аңладым. Мәкаләне әзерләргә вакыт аз иде, шуңа йокы да күрмәдек дияргә була. Әлбәттә, эш күләме күп, әмма бары "Алтын каләм" генә укучыларга журналистлыкны тоярга, чын осталар белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бирә.

Биш көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр кунаклар - журналистлар килде. Алар безне киләчәктә үз эшләрен дәвам иттерүче, буларак кабул иттеләр.

Без Яшьләр үзәгендә генә утырмадык, төрле сәяхәтләргә дә бардык. Иң истә калганы - Свияжск утравы. Шулай ук заманча технологияләр, IT паркында да булдык.

"Алтын каләм - Золотое перо"га баргач, мин журналистиканың мавыктыргыч дөньясын үз күзләрем белән күрдем.

Айгөл Мәссарова - Шакирҗанова.

Чирмешән лицее укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined