Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Югары Кармалкада буа кирәк

Күптән түгел район газетасыннан Югары Чегодай авылындагы буаны капиталь ремонтлаулары хакында укыдым. Хәзер янгын сүндерү машиналары су алу өчен аңа якынрак килә ала, буада казлар һәм үрдәкләр рәхәтләнә икән. Кыскасы, халыкка да, йорт кошларына да шәп. Югарычегодайлылардан хәтта көнләшеп тә куйдык.

Ни кызганыч, Югары Кармалкада бу хакта хыялланырга гына кала. Заманында бездә дә әллә ничә буа бар иде, аларны ел да буаладылар. Хәзер бу эш ташланды.

Әлбәттә, без капиталь ремонтка өметләнмибез дә, чөнки әлеге эш зур чыгымнар сорый. Әмма кечкенә генә сулык булса яхшы булыр иде. Авыл да башкачарак күренер, казларга да, үрдәкләргә дә йөзәргә су булыр иде.

Нина Фомичева.

Югары Кармалка авылы.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев