Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яхшылар сез, авылдашлар

Әүвәл үзем турында языйм әле. Мин тумышым белән Сарман районының Катыш-Каран авылыннан. Без бала чакта әтиебезне кулак малае дип сөргенгә сөргәннәр. Аннан кайткач колхозга алмасалар да, сугышка җибәрәләр үзен. Әти фронтта хәбәрсез югала. Без әни белән биш бала калдык. Сугыштан соң, миңа 14 яшь тулгач, авылдашыбыз Сәет абый күрше кызы...

Әүвәл үзем турында языйм әле. Мин тумышым белән Сарман районының Катыш-Каран авылыннан. Без бала чакта әтиебезне кулак малае дип сөргенгә сөргәннәр.

Аннан кайткач колхозга алмасалар да, сугышка җибәрәләр үзен. Әти фронтта хәбәрсез югала. Без әни белән биш бала калдык. Сугыштан соң, миңа 14 яшь тулгач, авылдашыбыз Сәет абый күрше кызы белән мине Таҗикстанга алып китеп, ФЗӨ (фабрика - завод өйрәнчекләре) мәктәбенә укырга урнаштырды. Уку йортын тәмамлагач, бераз текстиль фабрикасында эшләдем, аннан 25 ел Сталинабад шәһәрендә троллейбус йөрттем.
Пенсиягә чыккач, Таҗикстанда дөньялар буталып китте, үзара сугыш башладылар. Дөрес, "китегез" дип безне куучы булмады анысы. Тик тынычлык беткәч анда калмадык инде. Башта Татарстанга балалар китте. Мин дә үзебезнең якларга кайтырга булдым. Кайттым. Тик Сарманда йорт алырга акча җитмәде. Шунда Түбән Кәминкә адресын бирделәр. Монда өй сатып алдым. Шулай итеп, элек бер дә ишетмәгән-күрмәгән Чирмешән якларында төпләнергә туры килде.
Монда алган йортыбызга килеп урнашканнан соң, бер көнне иртән торсам, капка төбенә кемдер бер банка сөт куеп киткән. Икенче көнне дә шулай. Баксаң, Аллаһының рәхмәте, сөтне яңа авылдашым Алсу китерә икән. Язгы якта моңа охшаш тагын бер хәл булды. Бәрәңге утыртырга кайдан орлык алырга дип уйлап йөрим. Бер мәлне карасам, халык капка төбенә капчык-капчык бәрәңге китерә. Кем икәнлекләрен әйтеп тору да юк. Таныш түгел кешеләр... Үстердек бакчабызда ул елны бәрәңгене. Миңлехәятләргә, Данияләргә, Суфияләргә, Алсуларга, Түбән Кәминкәнең башка барча халкына рәхмәтлемен мин. Бер аштан калдырганнары юк. Узган-барганда яшьләр дә "Хәлләрең ничек, Мәүлидә апа?" дип үтәләр. Мең рәхмәт сезгә, авылдашларым.
Мәүлидә Харисова.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нижняя Каменка