Утыз Имәннән офицер якташыбыз сүз көрәштереп тормаган
Ташкент тимер юл вокзалына килеп керүгә, өсләренә хаки төсендә униформа кигән төркем-төркем сөйләшеп торучы яшьләр күзгә чалынды. Миндә бераз кызыксыну уянды. Кемнәр булыр, ни эшләп йөриләр?
Миңа, хәрби кешегә, алар белән танышып, әңгәмә корып җибәрү кыен булмады. “Чернобыльчеләр” икән болар, ялга кайтулары. Алар анда – “кызыл зона”да ничек эшләүләрен сөйләделәр. Авариядән ярылган саркофаг ярыкларына бетон сыекчасы тутырганнар. Эшләреннән бик канәгатьләр, көненә, чиратлашып, йөгереп-йөгереп 10-15 минут эшлиләр, хезмәт хакы яхшы, ә алынган радиацияне эштән соң аракы эчеп “юалар” икән. Радиацияне аракы чыгармый дигәннән көләләр генә: янәсе, сезгә армиядә эчәргә ярамый, шуңа күрә әйтмәгәннәр... Ракетачы буларак, радиациянең нәрсә икәнлеген яхшы белсәм дә, сүз көрәштереп тормадым. Әмма алдап-йолдап кеше сәламәтлегенә җитди зыян салу күңелдә тискәре хисләр уятты.
Дөнья хәлен алдан белеп булмый. Бу куркытулардан соң эчемнән генә: Әле дә ярый үзебездәге Кама Аланында атом электростанциясен төзүне туктаттылар, - дип шатланып куйдым.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев