Утыз Имән ветераны умарта карау серләре белән уртаклаша
Умарта кортларының продуктлылыгына, умарталыкларның табыш бирүләренә төрле авырулар нык тәэсир итә, тиешле дәвалау чаралары күрелмәгәндә аларның умартачылыкка шактый зур зарар китерүләре ихтимал.
Авыру ил начар үрчи, бик сүлпән эшли, балны аз җыя. Умарта кортларының аеруча куркынычлы авыруы – варроатоз. Ул авыруны тудыручы паразит талпаннар умарта кортлары, личинкалар һәм курчакларның кан лимфасы белән туеналар, нәтиҗәдә умарталар үлә яки хәлсезләнә. Эш практикасында умартачылар варроатозга каршы көрәшүдә төрле зоотехник алымнар куллана. Шуларның берсе - “Бипин” химик препараты уңышлы дәвалый. Бер үк препаратны ике-өч елдан артык файдалану нәтиҗәсез санала, чөнки талпаннар аларга күнегәләр. Шуңа күрә икенче төр препаратка күчү мөһим.
Талпаннарны бетерү өчен табигый булган органик кузгалак кислотасын киң куллану хакында “Пчеловодство” журналында һәм интернетта күп язалар. Аны куллану тәртибе кыен түгел. “Бипин” химик препарат буларак умартага бераз зыян салса, кузгалак кислотасы аңа әз генә дә зарар китерми. “Бипин”ны кулланганда талпаннар үлә, ә кузгалак кислотасы тәэсире нәтиҗәсендә талпаннар үлми, әмма умарта тәненнән коелалар, аларда яңадан умартага ябышу сәләте югала, чөнки ябышкак аяклары зарарлана, умарта кортлары ул коелган талпаннарны үзләре оядан чыгарып чистарыналар.
Язын 2 процентлы, ә көзен 3,5 процентлы кузгалак кислотасы эремәсе ясаганда суның чиста, каты булмавы шарт. Кайнатылган су ярый. Бу шарт үтәлмәсә эремәнең сыйфаты начарая. Җылылыгы 30 градустан да ким булмаган 1 литрга якын суга бер шырпы кабы кузгалак кислотасы порошогын һәм 1 стакан чамасы шикәр комы салып, яхшы итеп болгатабыз. Аннан соң, су өстәп, аның күләмен 1 литрга җиткерәбез. Бер шырпы кабына 20 грамм порошок керә. Бу 2 процентлы эремә була.
3,5 процентлы эремә ясау өчен 35 грамм порошок салырга кирәк. Шикәр комы умарта кортларында эремә озаграк ябышып торсын өчен кушыла. Көндез, тышта җылылык 16 градустан да ким булмаганда, ул сыекча кәрәз рамнары арасына 1 рамга 10-12 грамм исәбеннән сибелә. Эшкәртүне 10-12 көннән соң кабатларга ярый. Язын кортлар тирәли очышларын ясаганнан соң (облет), ә көзен сентябрь аенда эшкәртү икешәр тапкыр үткәрелә. Кузгалак кислотасы белән эшкәртүнең эффекты зур. Ул беренче эшкәртүдән соң умарта семьясындагы 80 процент талпаннардан арындыра.
Кузгалак кислотасы ветеринария аптекаларында сатыла.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев