Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имәни белән “аңлаштык“

Якташыбыз, тирән акыл иясе, шагыйрь, галим Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына быел 260 ел тулды. Шушы олуг затны искә алып, без дә авылыбыз китапханәсендә күргәзмә-портрет ясадык. Чарага чакырылган балалар белән әдипнең иҗаты хакында әңгәмә кордык, әсәрләрен укыдык. Беренче карашка, Утыз Имәнинең иске стиль белән язылган шигырьләре авыррак укыла, аңлашылып та бетми...

Якташыбыз, тирән акыл иясе, шагыйрь, галим Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына быел 260 ел тулды. Шушы олуг затны искә алып, без дә авылыбыз китапханәсендә күргәзмә-портрет ясадык.

Чарага чакырылган балалар белән әдипнең иҗаты хакында әңгәмә кордык, әсәрләрен укыдык. Беренче карашка, Утыз Имәнинең иске стиль белән язылган шигырьләре авыррак укыла, аңлашылып та бетми кебек. Әмма бергәләп фикер алыша башлагач һәм тәрҗемәләрне укып җөмләләрнең мәгънәсенә төшенгәч, балаларда кызыксыну уянды.
Бу көнне китапханә кунаклары Утыз Имәни исемендәге премиягә лаек булган авылдашларыбыз белән дә таныштылар. Каникулга кайткан шәһәр балаларының да авылныкылар белән беррәттән тырышып-тырышып татарча шигырь укуларын күрү безне тагын да сөендерде.
Әлфия Сөләйманова,
Бәркәтә авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан