Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Укытучы булып туарга кирәк

Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз Күңелемдә яши янәшә. “Мәктәбем!” - дип дәшкән чакта күңел, “Укытучы!” - дип йөрәк эндәшә.

Мәктәбемә киләм. Юл буйлап сары яфраклар сибелгән. Табигатьнең сихри бер мизгеле. Шуны күзәтеп, мәктәп ишегенә юнәләм. Эчтә шау-шу, һәркем үз эше белән мәшгуль. Укучылар дәрескә йөгерә, укытучылар кыңгырау шалтырауга балалар янына ашыга. Көндәлек тормыш сукмагы мине дә шул чоңгылга ияртә.

Шул мизгелдә йомшак тавыш ишетелә: “Исәнмесез, ни хәлләрегез бар? Исән -имин генә килдегезме?!” Аның кояш кебек балкыган, һәрчак синең хәлеңне белергә онытмаган, ягымлы йөзе генә дә бу шау-шулы мәктәп мохитенә канатланып кереп китәр өчен этәргеч бирә. Сүзем укытучылар, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек, үзенең мактауга лаек эшләре белән танылган, шат күңелле, ачык йөзле укытучым, хезмәттәшем  Зәйнәп Хөҗҗәт кызы Сабирова турында.

Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялда булса да, күңеле белән гел мәктәптә. Укучыларының уңышларына сөенеп, урамда очрашканда хәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә котлаулар да алса, гомер заяга узмаган дип шатлана.

Бәләкәй чагымда мин укытучы эше бик җиңел дип уйлый идем. Ләкин үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы була алмый икән. "Укытучы булып туарга кирәк" - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар. Күпме түземлелек, сабырлык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Зәйнәп апада бу аларның барысы да бар. Хөрмәткә лаек укытучыбызга быел 75 яшь тулды.

Ул сигезъеллык мәктәпне туган авылы Түбән Кәминкәдә тәмамлый. 9 нчы класска Әлмәт районының Елховой авылына бара. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДПИның тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты, тарих бүлегендә белем ала. Институтны тәмамлаган кыз Бәркәтә мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Анда ике ел эшләгәннән соң Туймәт сигезъеллык мәктәбенә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Ул елларда мәктәптә 250дән күбрәк бала укыган.

-Мәктәптә эшләгән елларымны еш искә алам. Чөнки бу энергияле, көчле чаклар. Коллективыбыз да яшь иде, бу елларда мәктәпкә байтак яшь укытучы кайтты. Алар иҗади, максатчан эшләүләре белән аерылып торды. Районда узучы чараларда катнашып, мәктәбебез дәрәҗәле урыннар яулады. Бик тату эшләдек. Укучыларыбыз да тырыш булды, - дип искә ала ул елларны Зәйнәп апа.

Җәмәгать эшләрен дә бик күп башкарырга туры килә Зәйнәп апага. Комсомол секретаре дә була, “Гаилә һәм мәктәп”, ”Ударник” стена газеталарын, язгы чәчү һәм урып-җыю чорында радио-газета чыгару эшләрен дә башкара.

Якташыбызның хезмәтен җитәкчелек тә югары бәяли: ул  Утыз Имәни премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре медале иясе.

-Эшләгән вакытларымны, җитәкчеләремне, хезмәттәшләремне  бик сагынам. Эх, кайтасы иде кабат шул елларга! Бүгенге көндә дә укучыларым белән элемтә өзелми, аларның хөрмәтен тоеп яшим, тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, үзләре сайлаган һөнәрләре буенча эшләп, яшәүләренә сөенәм, - ди ул.

Ветеран укытучы үзенең һөнәрен  сайлаган укучылары белән чиксез горурлана.

Мәрхәмәтле, ихтирамлы  ветеран ялгызлыкны сизми, балалары, оныклары еш кайта. Туганнары, күршеләре белән яхшы мөгамәләдә яши ул. Изге күңелле укытучыма  киләчәктә дә хөрмәттә, гел кирәк булып яшәвен телим.

Галия Ильясова.

Туймәт авылы.

Галия Ильясова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев