Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туган якның моңлы теле

"Бер очрашу - үзе бер гомер". Бу сүзләрнең чын мәгънәсенә берникадәр тормыш кичеп, туган җирдән читтә гомер иткән кешеләр генә төшенә торгандыр. Мин үзем Чирмешән районында туып үскән "авыл баласы", бүгенге көндә Чаллы каласында яшим. Авылдашлар, райондашлар белән тыгыз элемтәдә, hәрвакыт күрешеп, сөйләшеп, аралашып яшибез, бигрәк тә авылдашлар белән. Ә...

"Бер очрашу - үзе бер гомер". Бу сүзләрнең чын мәгънәсенә берникадәр тормыш кичеп, туган җирдән читтә гомер иткән кешеләр генә төшенә торгандыр. Мин үзем Чирмешән районында туып үскән "авыл баласы", бүгенге көндә Чаллы каласында яшим. Авылдашлар, райондашлар белән тыгыз элемтәдә, hәрвакыт күрешеп, сөйләшеп, аралашып яшибез, бигрәк тә авылдашлар белән.


Ә инде Чирмешән якташлар очрашуы ул безнең өчен бик зур вакыйга, аны түземсезлек белән көтеп алабыз.

Бу чарада күпме танышларны күрәбез, якташларның яңалары белән танышабыз, аралашабыз, сөйләшәбез.

Кабат яшьлек елларына әйләнеп кайткандай булабыз. Чирмешәннән килгән якташларның чын үзебезчә - "мишәрчә" сөйләшүен ишетү безнең өчен күңелләргә моңлы бер җыр кебек. Мондый кичә барыбызга да рухи көч, дәрт бирә. Әле бит күпме кеше очрашу турында ишетмичә кала, шуңа да карамастан, очрашуга килүчеләрне тамаша залы сыйдыра да алмый. Энергетиклар сараенда берничә сәгать барган кичәне басып карарга да риза буласың.

Форсаттан файдаланып, Чаллыда якташлар очрашуын оештыручыларга, Чирмешәннән килгән делегациягә бик зур рәхмәтемне белдерәм. Мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә булыр дип ышанып калам.

Илһам Кыямов.
Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән якташлар очрашуы

2
X