Түбәнкәминкәлеләр авыл тарихы китабын бүләк сыман кабул итте
Туган авыл һәркем өчен бик якын һәм кадерле. Шушы көннәрдә миңа да туган авылым Түбән Кәминкәгә барырга туры килде. Бу сәфәрем күңелле вакыйга уңаеннан: авыл мәдәният йортында якташ журналистыбыз Дамир Таҗиевның “Түбән Кәминкә” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.
Укытучылар коллективы, медицина тармагында эшләүчеләр, авыл үзешчәннәре катнашындагы чараны авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бик эчтәлекле оештырганнар. Аеруча “Ак калфак” төркеме кызларының, баянчылар Нияз Гайнуллинның, Фәнис Гафиятуллинның чыгышлары ошады.
Һәм менә минем кулымда – тарихи яңа басма. Иң элек авылның тарихына багышланган бүлек белән таныштым. Без ишетмәгән, белмәгән байтак мәгълүмат укыдым. Дини-иҗтимагый тормыш, репрессия корбаннары, үткәндә эз калдырган гыйбрәтле хәлләр турында да бихисап язмалар таптым. Авылымның Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре тормышы турында да күп нәрсә белдем. Әтием Талип, әнием Мөршидә Мотыйгуллиннар хакында да материал бар китапта. Мин моны оныклары, оныкчыклары өчен зур бүләк дип саныйм. Гомумән, тарихи хезмәттә мәгариф, медицина, мәдәният өлкәсенә кагылышлы матур истәлекләр урын алган. Мәгариф, үземнең укытучыларым турында укыганда мәктәп елларына кайткандай булдым. Кызганыч, мөгаллимнәремнең күбесе инде бакыйлыкка күчкән, урыннары җәннәт түрләрендә булсын.
Китапка материал бөртекләп җыелган. Бу эштә байтак авылдашыбызның өлеше зур. Җыелган мәгълүматларны тәртипкә салып, китап итеп туплаган саллы хезмәте өчен Дамир Таҗиевка олы рәхмәт. Бу китап безнең өчен зур бүләк булды.
Зөһрә Галимова.
Туймәт авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев