Түбән Кәминкә ветераны күршеләренә, авылдашларына бик рәхмәтле
Тормыш иптәшем Асия якты дөньядан киткәч, озак уйландым, бөтенләй ялгыз калам төсле булды. Рәхмәт авылдашларыма, алар миңа моны сиздермиләр.
Күршеләрем Минсалих һәм Хәлимә Гыйрфановларга аеруча рәхмәт. Ишле унике кешеле гаиләләренә мине дә сыйдыралар, сыйларыннан, мунчадан калдырмыйлар. Ялгызым гына яшәгәч, утым озаграк кабынмый торса да, кереп җитәләр яки телефоннан шалтыратып хәлемне беләләр. Пешергән ашларыннан миңа да өлеш чыга. Кар көрәргә чыкканымны күрсәләр, уллары, оныклары кереп, йорт тирәсен, капка төпләремне ялт иттереп куялар.
Бу олы йөрәкле, тырыш, ярдәмчел гаилә Минсалихның әтисенең сеңелесен, 95 яшьлек Мәҗүдә апаны да тәрбияли. Уллары Илшат, киленнәре Таня бик уңганнар, барына да өлгерәләр, йорт тутырып мал асрыйлар. Аларның балалары да бик тырышлар, игелеклеләр.
Безнең балачак сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килде. 5-6 сыйныфларда укыганда ук ат җигеп кырдан көлтә ташыдык. Көч җитмәгәндә олырак абыйлар булыша иде, рәхмәт аларга. Аларның күбесе якты дөньяда юк инде.
Гаилә корып яшәгәндә, эшләгәндә, балалар үстергәндә дә авылдашлар ярдәмнән ташламады. Балаларны читкә җибәргән елларда, аларны озатканда, каршы алганда да һаман шул авылдашларга – шоферларга, тракторчыларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул вакытта бит хәзерге кебек һәр йортта техника, әле юлы да юк иде. Ярдәм кулы сузган барлык авылдашларның исемнәрен санап чыгарга газета битләре җитмәс. Барысы да истә, барысын да кабатлап язуым өчен гаепләмәгез, зур рәхмәт.
Олыгайгач, төрле чирләр борчый, больница юлларын да еш таптарга туры килде. Рәхмәт балаларга, алар да гел янда булырга тырышалар, больницага да йөртәләр. Янәшәдәге авылдашларга гозер гел төшеп тора. Хатыным Асия авырганда да кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм кулы сузды, аны соңгы юлга озатуда да булыштылар. Берәр җиргә бару өчен машина кирәк булып шалтыратсам бер авылдашым да кире бормый, барасы җиремә илтеп куялар. Элеккеге коллегаларым да янымда еш була, бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмыйлар. Гомумән, авылдашларыма, күршеләремә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр төсле. Монда язылган юллар барысы да чын йөрәктән, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, якты дөньядан киткәннәрнең рухына дога булып барып ирешсен.
Фаил Гафиятуллин.
Түбән Кәминкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев