Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тирәмдә яхшы кешеләр булуга куанам

Мин 10 классны тәмамлагач КамАЗ төзелешенә киттем. Яр Чаллы шәһәрендә 40 ел яшәдем. Шунда эшләдек тә, укыдык та, гаилә корып ике ул үстердек. Әти-әниләрнең, олыларның киңәшләрен тотып, аларны хөрмәтләп яшәдек. Озак еллар укытучы булып эшләгән Яңа Кади авылының ак әбие Фатыйма апа Мәүлетованың киңәшләре яшәргә көч бирде, Шәрига апа Таһирова...

Мин 10 классны тәмамлагач КамАЗ төзелешенә киттем. Яр Чаллы шәһәрендә 40 ел яшәдем. Шунда эшләдек тә, укыдык та, гаилә корып ике ул үстердек.

Әти-әниләрнең, олыларның киңәшләрен тотып, аларны хөрмәтләп яшәдек. Озак еллар укытучы булып эшләгән Яңа Кади авылының ак әбие Фатыйма апа Мәүлетованың киңәшләре яшәргә көч бирде, Шәрига апа Таһирова да һәрвакыт безнең белән булды.
Яшь барган саен күңел туган якка тартыла икән.
Берничә ел элек без Чирмешәнгә кайтып төпләндек. Монда да күршеләрем бик яхшы кешеләр. Ирем авыру булганлыктан, ир-ат ярдәме кирәк чакта, гел күршеләремә мөрәҗәгать иттем. Ирем үлгәч тә алар ярдәменнән ташламады. Туганнарым, абыемның улы Хәмит, күршеләрем, авылдашларым кайгылы көннәремдә дә төп терәк булдылар.
Туган ягымда, яхшы кешеләр янәшәсендә азан тавышы ишетеп яшәвемә бик шатланам. Рәхмәт аларга.
Рауза Мәхмүдова.
Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан