Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сугыш ятимнәренә кәкре кадак та эләкмәде

Бу мин әле - Рәкыйбә әбиегез. Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп язуым. Файдасы да булмас та, шулай да ятып калганчы атып калу гына инде. Без сугыш чорында ятим калучылар. Сугыш безне - дүрт баланы әтисез итте, ул киткәндә беребез әле тумаган да булган. Шулай да үстек. Үскән саен ятимлекнең ачысын...

Бу мин әле - Рәкыйбә әбиегез. Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп язуым. Файдасы да булмас та, шулай да ятып калганчы атып калу гына инде. Без сугыш чорында ятим калучылар. Сугыш безне - дүрт баланы әтисез итте, ул киткәндә беребез әле тумаган да булган. Шулай да үстек. Үскән саен ятимлекнең ачысын көчлерәк тойдык.

Сугыш беткәч, фронттан исәннәр кайта башлады. Кемнәрдер әтиле булды. Соңрак аларның хәтта оныкларына да фатирлар артты. Шулай бит инде, нәрсәсен яшереп торырга. Ярар, булсын, сугышчылар үлем янәшәсендә йөргәннәр. Тик менә без 5 мең ярым сум пенсия белән калдык. Ә заманында бит, югыйсә, без дә әниләр белән сөт салымы, елына 40 килограмм ит салымы түләдек. Заем дигәннәрен әйткән дә юк. Гаҗәп инде, үзебездән шуларны түләтәләр, ә үзебез ач, өскә кияргә кием юк.
Хәзер газеталардан бу миллиардер, теге миллиардер булган дип укыйбыз. Әле кайберләре үзләре шуның белән мактанып та яза тагын. Оялмыйча. Кайларда нәрсәләр эшләгәннәр соң алар шулкадәр? Безнең әниләр язгы сулар ерып, 70 чакрым ераклыктагы Нурлаттан орлык тартып кайтып, колхозны аякка бастырдылар. Ник соң ул колхозчылар миллионер булмаган? Көнне төнгә ялгап эшәгәннәрдән миллиардерлар чыкмады шул.
Инде без 80гә җитәбез. Үзебез биш малай үстердек. Бишесенә унбер ел армия хезмәте үттеләр. Берсе өч ел диңгездә йөзде. Ярар, хезмәтләре бәхил. Исән генә булсыннар. Шуңа гына хәтер кала, безгә: "Сез бит ятимнәр, мәгез әле, балакайлар, бер кәкре кадак, файдасы тияр, турайтып кирәк җирегезә кагып куярсыз,"- дип әйтүче булдымы? Юк, булмады.
Менә шундый хәлләр. Җиңү бәйрәме безгә ачы сагыш ул, аны еламыйча уздырганыбызны хәтерләмим мин. Рәхмәт депутат Хафиз Миргалимовка, булса да булыр икән, сугыш арты балаларын ул яклап күп сөйли.
Әй, җәмәгать, зарлар бетә торган түгел инде ул. Гаеп итмәгез, зинһар. Күңелем тулып китте. Рәтле язып булмый, куллар калтырый, сиксән-сиксән инде. Бигайбә.
Рәкыйбә әбиегез Миннакова.
Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән авылы

2
X