Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Солдат була алмадым

Соңгы вакытларда 23 февральдә Ватан сакчысы көнендә авыл мәдәният йортларында истә калырлык чаралар оештыралар. Якты Тау авылы мәдәният йортында узган бик кызыклы һәм мавыктыргыч шундый бәйрәмнең шаһиты булдым.

Авыл егетләре ике командага бүленеп, төз ату, граната бәрү, автомат сүтеп җыю, төрле физик күнегүләр ясау, сорауларга җавап бирү һәм башкалар буенча осталыкларын күрсәттеләр. Егетләр барлык сынауларны уңышлы үттеләр, бик өлгер булдылар.

Шуларны күзәтеп утырганда хатирәләр яшьлек елларына, ничек итеп хәрби комиссариатта комиссия үткән вакытларга, армиядә хезмәт итү турындагы татлы хыялларга алып китте.

Яшьтәшләрем Әнәс Нуруллинны, Ләбиб Сафиуллинны һәм мине хәрби комиссариатка чакырдылар, район үзәгенә кадәр 25 километр юлны җәяүләп бардык. Безне тагын бер кат җентекләп комиссия үткәрделәр, күзләрне тикшерүгә барып җиткәч, минем күзләрнең армиядә хезмәт итәргә яраксызлыгы ачыкланды. Шуны әйткәч күкрәгемдә нидер бик авырттырып өзелгәндәй булды. Безне армиягә киткәнче шоферга укытырга әзерли иделәр. Әнәс белән Ләбибне документлар тутырырга алып калдылар, ә мине кайтарып җибәрделәр. Шул минуттан армия хезмәте турындагы бөтен хыялларым юкка чыкты. Авылга таба ялгызым атладым, юл буе елап кайттым. Без 1941 елда туган 42 егет идек авылда. Шулар барысы да хезмәткә китте, ә мин яштәшләрем белән хат аша аралашып, аларнаң солдат тормышы белән танышып тордым.

Хискә бирелеп, төп темадан читкә дә китеп бардым. Якты Тау мәдәният йортында үз эшенең осталары эшли. Клуб мөдире Ләйсән Нотфуллина һәм китапханәче Әлфия Кәлимуллиналар үз эшләренең энтузиастлары. Биредә фольклор ансамбе, Ак калфак төркеме, драма коллективы эшләп торуы - алар тырышлыгы белән. Бәйрәм саен, тамашачыларны җәлеп итәрлек, төрле кызыклы чаралар оештыралар. Бинадагы тәртип, андагы аллы-гөлле чәчәктә утыручы бүлмә гөлләре җыештыручы Галия Сәрварованың тырыш хезмәте. Ул әле Ләйсән белән Әлфиянең дә төп ярдәмчесе. Галия – декоратор, артист, башкаручы да. Мәдәният йортында шундый тырыш кызлар эшләгәндә мондый кызыклы чараларның соңгысы булмас.

Госман Мортазин.

Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев