Шешминка авылы пенсионеры өчен "Безнең Чирмешән" - киңәшче дә, әңгәмәдәш тә
Исәнме, безнең көтеп алынган, яраткан киңәшчебез һәм әңгәмәдәшебез, теләсә нинди темалар: күптәнге үткәннәр, хәзерге һәм киләчәк тормыш турында сөйләшеп була торган “Безнең Чирмешән” газетасы.
Үземне белгәннән бирле район газетасын беренче юлларыннан ахырына кадәр укып чыгам. Әле укып кына калмыйча, туган авылым Шешминка тормышын, авылдашларны борчыган проблемаалр хакында газетага язгалап та торам. Һәрвакыт редакция хезмәткәрләренең авыл хезмәтчәннәреннән – җәмәгать корреспондентларынан, хатларын игътибар белән карап, яхшы итеп тикшереп, матбугатка әзерләүләренә таң калам.
Быел безнең “Безнең Чирмешән” (элек – “Ленин юлында”) данлы 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан менә дигән якташларым һәм истәлекле вакыйгалар хакында мәкаләләрем искә төшә.
1996 елның мае. Газета гади рус хатыны Нина Михайловна Горбунова хакындагы “Мәрхәмәтле кешеләргә яшәве кызыграк” исемле мәкаләне бастырып чыгарды. Ул 2 яшендә ятим калган. Әтисе Михаил Сергеевич Сергачев тирә-якта бик билгеле “25 - меңче” коммунист була. Нинаны үги әнисе үстерә. Инде икенче әнисе картайгач, Нина апа тиешенчә карап, кадерләп, аны соңгы юлга озатты. Хәзер инде мәрхүм булган Нина Михайловнаның нинди генә авыруы юк иде, шуңа да карамастан, ул ялгыз яшәүче Агриппина Алексеевнаны үз өендә сыендырды һәм ул үлгәнчегә кадәр аны карады. Менә сиңа кешелеклелек, игелеклелек үрнәге.
Редакция “Минем каенанам” дигән бәйге игълан иткәч, мин каенанам Ирина Васильевна Зубова хакында яздым. Ул алты баламны үстереште, минем укуым һәм ике диплом алуым өчен барын да эшләде. Мин үзем дә күптән каенана. Улларымның һәрберсе иң яхшы кызларны сайлап, матур итеп яшәүләренә, киленнәрем – минем менә дигән кызларым булуына сөенеп яшим.
Күп еллар элек Шешминкада талантлы рәссам Павел Иванович Серовның рәсемнәре күргәзмәсе хакында мәкалә дөнья күрде. Мәрхүм авылдашыбыз табигать күренешләре, натюрмортлар, портретлар ясый иде. “Шешминская крепость” дигән картинасы аеруча таң калырлык иде.
Менә тагын бер мәкалә – “Яраткан сноубордым”. Улым Дмитрий үзе сноуборд ясап, кышын “Фигура”га (тау шулай атала) шуарга бара иде, бу шөгыленә күп яшьләрне дә ияләштерде.
Шешминка халкы ярым ишелгән чиркәүне тергезүгә алынгач, мин шунда ук “Безнең Чирмешән” редакциясенә мөрәҗәгать иттем: әлеге изге эшкә халыкны “күтәрергә”, акча табарга, төзелеш материаллары юлларга кирәк иде.
Минем әзерләгән барлык язмаларым басылып чыкты. Һич арттырусыз әйтәм: Шешминкадагы храмны тергезүдә “районка”ның да өлеше зур.
Яраткан газетамны чын күңелемнән юбилее белән тәбриклим, хезмәткәрләргә сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телим.
Екатерина Зубова, хезмәт ветераны.
Шешминка авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев