Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Серебряный Ключта үскән балалар туган авылларын ташламыйлар

Һәркемгә үзенең туган авылы бик якын була. Минем дә кече Ватаным – Серебряный Ключ поселогы турында хатирәләр, аның тарихы белән уртаклашасым килә.

Поселок тарихын тупларга тотынуыма әтием (Валентин Степанов) сәбәпче булды: “Кызым, яшь буын безнең тарихны белсен өчен, барын да язып калдырырга кирәк,” – дигәне хәтердә. Кызганыч, ул 2014 елда якты дөньядан китте. Әтинең шул сүзләрен истә тотып, соңгы елларда өлкәннәр белән очрашып, поселок турында истәлекләр туплый башладым.

Серебряный Ключ поселогына нигез салынганга 2030 елда 100 ел була. Кызганыч, аның картадан юкка чыкканына да инде дистә еллар узды. Поселокка Иске Элмәле халкы нигез сала. 1930 елда авылның хәллерәк крестьяннарын раскулачивать итәләр. Бу гаиләләр урман буена, Федор Бодрягин яшәгән җиргә барып төпләнәләр.

Бу урында үземнең әби-бабайлар турында киңрәк тукталасым килә. Әтинең әтисе Виктор Степанович хатыны Пелагия белән Иске Элмәледә яшәгәннәр, юкәдән бик матур өй өлгерткәннәр. Гаиләдә биш бала, әби алтынчыга авырлы була. Аларны кулак диеп өйләреннән куып чыгарганнар. Менә шуннан соң ишле гаилә Серебряный Ключка барып урнашырга мәҗбүр була. Әтием Валентин Викторович анда баргач туган.

Әтиебез белән әниебез Зинаида Туймиковна да биредә гомер итәләр, без - җиде баланы тәрбияләп үстерделәр. Мәктәпне тәмамлагач барыбыз да төрле якларга таралыштык.

30нчы елларда яңа торак пунктка бер-бер артлы Маськиннар, Михлеевлар, Чистопольцевлар күченә.

Чистопольцевларның фаҗигале тарихларын өлкән буын әле дә хәтерли. Ульяновкада яшәгән Егор Чистопольцев, хатыны үлеп, ике кызы белән тол кала. Аннан соң ул Татьянага өйләнә, уртак биш балалары туа. Алар начар яшәми, атлары, сыерлары, йорт өчен кирәкле эш кораллары да була. Колхолашу башлангач аларның йортын, мал-туарын алып, өйләреннән куып чыгаралар. Байтак кына кеше почмагында яшәгәннән соң Серебряный Ключ турында ишетәләр һәм бирегә килеп урнашалар. Тормышларын матур итеп көйләп җибәргәч кенә, явыз ниятле кешеләр Егорны төрмәгә утырталар. Ул шуннан кайта алмый. Хатыны Татьяна улы Петр гаиләсе белән яшәгән.

Серебряный Ключ табигатьнең бик матур җирендә, калкулыкта урнашкан. Поселокның бер яктан төзелеш материалы итеп кулланырлык төз агачлар, ә икенче яктан шомыр, балан, миләш, чикләвек агачлары үсә торган урман ышыклап тора. Шунда ук кура җиләге, җир җиләге дә мулдан үсә. Ә поселокка исем урман куышыннан бөркеп чыккан, торак пунктны су белән тәэмин иткән чишмәдән алына. Чишмәнең төбендә көмеш төсендә ком була, ул кояшта көмеш сыман ялтырый. Шул вакыттан поселок Серебряный Ключ дип атала башлый.

Поселокта 45 гаилә яши. Биредә “Канаш” колхозы төзелгән. Алексей Селиванов беренче рәис була, аны Михаил Кондрашкин алыштыра. Колхозда фермалар, атлар абзары, бәрәңге саклау урыны бар иде. Сыерлар, атлар, сарыклар, дуңгызлар, тавыклар асрадылар. Колхозларны эреләндерә башлагач аны Иске Элмәле, Яңа Элмәле авылларына куштылар, хуҗалыкны Ильич исемендәге дип үзгәрттеләр.

Серебряный Ключта башлангыч мәктәп, кибет тә бар иде. Ә менә мәктәп ябылгач, авыл акрынлап таралды, биредә яшәүчеләрнең күбесе Иске Элмәлегә күченде, шәһәрләргә китүчеләр дә булды.

Поселок урыны күптән җир белән тигезләнсә дә, биредә уйнап үскән, урманнарында гөмбә, җиләк җыйган малайлар һәм кызлар, үзләре инде олы яшьтә булсалар да, бирегә сукмакны суытмыйлар. Без монда Троицага җыелабыз, зиратлыкка барып якыннарыбызның рухына дога кылабыз. Биредә зиратлык та поселок белән бер вакытта барлыкка килгән. Анда төрле дин тоткан кешеләрнең мәетләре (христиан, язычник, баптист) ята. Аларның балалары, оныклары каберлекләрне карап торалар.

Светлана Тявина (Степанова).

Серебряный Ключ – Самара өлкәсе.

Светлана Тявина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев