Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Рәхмәт, якташлар!

Туган як тарихы музеенда безнең картиналардан күргәзмә оештырган өчен, музей хезмәткәрләренә, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Безнең иҗатыбыз белән танышкан, эшләребезгә ихлас бәя биргән барча якташларга да рәхмәт. Аларның фикерләре алдагы иҗатыбызга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Күргәзмәне чын мәгънәсендә бәйрәм ясап ачтык. Бу чарага район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин үзе дә килергә...

Туган як тарихы музеенда безнең картиналардан күргәзмә оештырган өчен, музей хезмәткәрләренә, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт.

Безнең иҗатыбыз белән танышкан, эшләребезгә ихлас бәя биргән барча якташларга да рәхмәт. Аларның фикерләре алдагы иҗатыбызга, һичшиксез, ярдәм итәчәк.

Күргәзмәне чын мәгънәсендә бәйрәм ясап ачтык. Бу чарага район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин үзе дә килергә вакыт тапкан икән, димәк ул сәнгатькә, сәнгать кешеләренә битараф түгел, рәхмәт аңа.

Без чирмешәнебез, якташларыбыз белән элемтәләрне өзмибез, сезнең уңышларга сокланабыз, чын күңелдән сөенәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк.

Камил, Рәсүл, Рәмис Мингалимовлар.
Бәркәтә - Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат