Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Район газетасында – кунакта

Район газетасыннан укып, туган як тарихы музеенда "Район газетасына - 80 ел" дип исемләнгән күргәзмә ачылуы турында белдек. Аның белән танышу максатыннан укытучыларыбыз Галия Әбүнәгыймова һәм Ралия Газыймҗанова район үзәгенә экскурсия оештырдылар. Музейда безне аның директоры Алмаз Закиров каршы алды. Биредә район газетасы тарихын яктырткан күргәзмә белән таныштык. Без генә...

Район газетасыннан укып, туган як тарихы музеенда "Район газетасына - 80 ел" дип исемләнгән күргәзмә ачылуы турында белдек. Аның белән танышу максатыннан укытучыларыбыз Галия Әбүнәгыймова һәм Ралия Газыймҗанова район үзәгенә экскурсия оештырдылар.


Музейда безне аның директоры Алмаз Закиров каршы алды. Биредә район газетасы тарихын яктырткан күргәзмә белән таныштык. Без генә түгел, әле әти - әниләребез дә тумаган чорда - ярты гасыр элек чыгарылган газеталарны кулга тотып карадык. Ул елларда журналистлар тирә - як авылларга җәяүләп командировкаларга йөргәннәр, фоторәсемнәрне дә үзләре ясаганнар, типографиядә хәрефләрне берәм-берәм җыйганнар.

Музейдан чыккач, янәшәдә генә урнашкан район газетасы редакциясенә юнәлдек. Биредә безне газетаның баш редакторы Кадыйр Гомәров журналистлар, компьютерчылар белән таныштырды. Хәзер журналистлар бөтенләй башка шартларда эшлиләр шул. Командировкаларга автомобильдә баралар, фотоларны санлы аппараттан компьютерга турыдан - туры күчерәләр, текстлар да компьютерда җыела һәм газета бите итеп версткалана. Шушы өлгеләр электрон почта аша Чистай типографиясенә җибәрелә һәм газета анда бастырыла икән. Тик бу әле журналистларның эше бик ансат дигән сүз түгел. Алар бертуктаусыз мәгълүмат җыялар, аны тиз арада язалар, үзләре үк фотога да төшерәләр. Кыскасы, редакциядә эшләр өчен рус һәм татар телләрен, компьютерны бик яхшы белергә, грамоталы, коммуникатив, өлгер һәм түзем, өстәвенә тормышның һәр өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк.

Әлеге экскурсиядән соң, безнең класста да журналист һөнәре белән кызыксынучылар артты. Бу тормышка ашмаслык хыял түгел, редакция хезмәткәрләре арасында Лашман мәктәбен тәмамлаучылар да бар бит. Ә әлегә без "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгендә шөгыльләнеп, каләмнәребезне чарлыйбыз.

Айгөл Әбүнәгыймова,
Лашман урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсиядә