Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ник Чирмешәнгә рус җырчылары килми?

Мине күптәннән бер сорау борчый: нигә районга рус башкаручылары килми? Бик сирәк кенә булса да, чуваш концертлары да була бит.

Районда рус йолдызларын күрәсе килә, минем фикерне күпләр куәтлидер дип уйлыйм. Күрше районнарга шәһәр көненә яки башка бәйрәмнәргә рус эстрадасы җырчылары да килә. Без аларны күрү һәм ишерү өчен каядыр барырга мәҗбүр булабыз.

Елена Шипилова.

Чирмешән.

Әлеге хат уңаеннан район мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Марковага мөрәҗәгать иттек: “Район үзәгендә узучы бәйрәм чараларына күрше районнардан үзешчән сәнгатьтә катнашучы рус коллективларын да еш чакырабыз. Әйе, чуваш концертлары да булгалый. Әле менә 14 майда чуваш театры киләчәк. Чирмешәндә татар артистлары еш булалар. Алар концерт белән килергә үзләре теләк белдерә, ә менә рус башкаручылары безгә мөрәҗәгать итми. Алар чирмешәнлеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә теләсәләр, без каршы килмибез. Киләчәктә моны исәпкә алырбыз.”

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән