Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үлмим әле, яшим әле!

Катлаулы онкологик операциядән соң: "Өч ай гомерең калган,"- диде хирург. Моны ишетеп, ирем кайгыга батты, апа елый.Минем күңел генә бу хәбәрне кабул итми, бер дә үләрмен кебек түгелмен. Ярый, өйгә кайтарып салдылар. Ятам шулай түшәмгә карап. Бер көн, ике көн ятам. Карыйм - түшәм ямьсез. Мине шул алама йорттан зиратка...

Катлаулы онкологик операциядән соң: "Өч ай гомерең калган,"- диде хирург. Моны ишетеп, ирем кайгыга батты, апа елый.Минем күңел генә бу хәбәрне кабул итми, бер дә үләрмен кебек түгелмен.

Ярый, өйгә кайтарып салдылар. Ятам шулай түшәмгә карап. Бер көн, ике көн ятам. Карыйм - түшәм ямьсез. Мине шул алама йорттан зиратка алып китәрләрме икән, дигән уй башка килеп керде. "Тукта әле, бераз булса да ремонт ясыйк, матур йорттан китим ",-дим. Иремә дә әйттем. Ул авыр сулап ризалашты. Үрмәләп диярлек аңа булышып йөрим. Ремонт ясый-ясый бер ел үтеп китте. Мин исән. Бер елдан соң Казанга больницага күренергә бардым. Врачның мине күргәч исе китте.
-Сез ничек исән? -ди.
-Өйдә ремонт бетмәгән әле...- дим.
Тагын кайтып киттем. Ел саен күренеп, 10 ел яшәдем. Ходайдан: "Балаларым мәктәпне тәмамлаганчы гына гомер бир!"- дип сорадым. Кечкенәсе дә институтка керде һәм минем авыру яңадан көчәйде. Оныкларны да сөясе килә, матурлыйсы җирләр дә бар әле. И, Ходаем, миңа исәнлекле озын гомер бир дип телисе икән...
Фәридә Нуретдинова язып алды.
Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined больница хирург