Лашман ветераны табигать сагында
Колхозларыбыз таралып беткәч, нишләтәсең, район җирләрен төрле яклардан килеп эшкәртәләр.
Шундыйларның берсе – эре бер инвестор, рәхмәт аларга: кырларыбыз буш тормый, чүп үстермиләр, төрле культуралар чәчәләр, бигрәк тә көнбагыш. Бу культураны җыеп алгач, ул җирләр нишләптер сөрелми кебек, дискалап кына узалар. аның тамыры 5 елда да череп бетми дияләр иде элек. Авылларга якынрак участокларда арыш, бодай, арпа чәчсәләр, халыкка да бераз файдасы тияр иде, дип уйлыйм. Аннары, халык җиләк-җимеш, мәтрүшкә җыя торган елгалыкларның ярларына кадәр кереп эшкәртәләр, элек бит кырларга керә торган юллар була иде, аларны да бетерәләр. Мин үзем гомер буе Чирмешән белән ике арадагы елга буйларының үләнен чабып тормыш алып бардым, анда да күп кеше килеп ял итә иде. Шул тирәдә элек Титов поселогы бар иде (Клиф поселкасы дип тә аталды, ул урыннар бетте, зираты гына калды). Ул урыннарның кайбер җирләрен элек “Красный Октябрь” колхозы вакытында эшкәртмәделәр, рус якташларыбыз сөйләве буенча, ул җирләрдә сугышлар булган, изге урыннар саналган, бездә аларны белүче тарихчылар юк дип беләм.
Чирмешәнебезгә кергәндә, христиан зираты янәшәсендә, кайчандыр май-сыр заводы төзелеше өчен урын булдырганнар иде. Ул хәзер чүплеккә охшап, ямьсез булып тора, мәйданы шактый, 3 гектар бардыр. Әлеге инвестор шул тирәдә чәчү эшләре алып бара, анысы яхшы. Ташландык җирләрне ник әле төрттереп, тигезләп, куәтле тракторлар белән сөреп, чәчүлек җиргә әйләндермәскә. Бердән, урыны тигезләнеп, матурланып калыр, икенчедән, күпме уңыш бирер иде. Район җитәкчелеге бу уңайдан бер чара күрсен иде. Инвесторга да елга буйларында, посадка араларында чәчеп нужаланмыйча, тигез урында эш башкару җиңелрәк булыр.
Миндар Борһанов.
Лашман авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев