Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашман авылы мәчете халык акчасына төзекләнә

Районыбызда мәчетсез татар авыллары калмагандыр. Халык аларны матурлауга, ремонтлауга, янкормалар төзүгә акчаларын кызганмый.

Соңгы дүрт ел эчендә безнең Лашман авылы мәчетендә дә байтак эш башкарылды. Дин йортының отмосткалары яңартылды. 2022 елда мәчетебезне сайдинг белән тышладык, ә инде 2023 елда бинаның түбәсен төсле калай белән яптырдык, манарасын да үзгәртеп ясадылар. Быел тагын күренерлек эш башкардык: мәчет буендагы ярда үскән агач-куакларны кисеп, анда туфрак ташып тигезләдек. Иске койманы заманчага алмаштырдык. Бу гамәлгә байтак авылдашлар хезмәтләрен кызганмады, үз техникалары белән дә килеп булыштылар, рәхмәт.

Соңгы елларда мәчеттә мәҗлесләр дә уздыра башладылар. Савыт-саба юган суга агу өчен аерым канализация челтәре эшләнелде.

Быел авыл халкы, яшьләр булышлыгы белән, мәетләр йөртү һәм мәчетнең башка эшләре өчен, кечкенә арба (прицеп) сатып алдык. Әлеге эшләрнең оештыручылары: Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвкать Фәттахов, мәчет имамы Камил Соруртдинов, аның ярдәмчесе Рәшит Камалтдинов.

Ходайга шөкер, халык бик булыша, читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бу изге эшләр барысы да сәдака акчаларына башкарыла.

Соңгы вакытларда мәчетебезгә яшьләрнең дә тартылуы куанычлы, җомга намазларына 40лап кеше җыела, өйлә намазын 15-20 кеше укый. Олы яшьтәге абыйлар да намазга мәчеткә киләләр. 93 яшьлек Рәфкать абый Сәлахов, Һадый абый Вәлиев белән Гариф абый Гатин да намазны мәчеттә укырга күнеккән.

Миндар Борһанов.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев