Лашман аксакалы нәсел-ыруының шәҗәрәсен барлый
Йөзендә һәрвакыт якты елмаю балкып торган, терекөмештәй җитез, беренче күрүдә үк үзенә тартып торучы Әхтәм абый Фәтыйховны күптәннән беләм.
Ул һәрвакыт оптимист. Аның белән аралашу бик җиңел, сәгатьләр буе һич ялыкмый сөйләшергә мөмкин. Дөньядагы һәрнәрсәдән хәбәрдар. Һәрнәрсәгә үз карашы, үз бәясе бар аның. Бар гомере кеше арасында. Лашман урта мәктәбендә яшь буынга патриотик, хәрби тәрбия бирү белән шөгыльләнде ул. Укучылары арасында Әхтәм абыйның горурлыгы булган дистәләгән офицер ватанабызга хезмәт итә. Хәрби фәннәр кандидаты, доцент, 50дән артык фәнни һәм методик хезмәт авторы, Казан артиллерия университетының өлкән укытучысы Тәлгать Габдуллин да - Әхтәм абыйсы Фәтыйхов командасында Чирмешәндә парадта хәрби чыныгу алган укучы.
Мин, бүген 85 яшьлек аксакалның яшь чагын Лашман клубында, үзешчәннәр концертында халкыбызның дәртле биюләрен башкарган вакытларын еллар аша хәзер дә хәтерлим.
Аксакалыбыз белән әле шушы көннәрдә генә очраштык. Авылда әти-әниләрне зиярат кылырга килдем. Әхтәм абый яшьләрдәй җитез хәрәкәт белән зияратта печән чаба. “Менә җиңгәгезнең хәлен белергә килдем”, - диде ул биргән сәләмне алгач. Монда да хәрбиләрчә тәртип, пөхтәлек. Яшәешкә реаль караш. Сугыш елларында үткән сабыйлык, ятимлек. Газиз улын югалту, яратып гомер иткән хәләле Халисәсен соңгы юлга озату... Ә ул һаман гомеренең бер мизгелен дә сарыф итмәскә тырыша. Бу араларда һәр ике якның да нәсел-ыруын барлап шәҗәрә төзи. Моңа кадәр белешмәгән кешеләрнең туганлык җепләрен барлый. Бу шулай ук аның мактаулы эш-гамәлләрнең берсе. Аксакалыбызга исәнлекле озын гомер һәм уңышлар гына телим.
Сиринь Зиннурова.
Чирмешән–Лашман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев