Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Колхоз ашы

Октябрь бәйрәмен, чыннан да, көтеп ала идек. Мин үзем Тукай исемендәге хуҗалыкта 30 еллап машина йөртүче булып хезмәт куйдым. Менә шул елларда, элек 7 ноябрь тирәләрендә авылда бәйрәмнәр оештырылмыйча калганын хәтерләмим. Башта клубта концерт куялар, алдынгыларны бүләклиләр. Бер якта шунда ук буфет эшләп торды. Аннан төрле йортларда колхоз әзерләгән аш...

Октябрь бәйрәмен, чыннан да, көтеп ала идек. Мин үзем Тукай исемендәге хуҗалыкта 30 еллап машина йөртүче булып хезмәт куйдым.


Менә шул елларда, элек 7 ноябрь тирәләрендә авылда бәйрәмнәр оештырылмыйча калганын хәтерләмим.

Башта клубта концерт куялар, алдынгыларны бүләклиләр. Бер якта шунда ук буфет эшләп торды. Аннан төрле йортларда колхоз әзерләгән аш мәҗлесләре башлана.

Ул вакытта хуҗалыкта машиналар күп, Якты Тау, Тукай, Иске Кади авылларыннан 20ләп шофер өчен аерым табын көйлиләр иде. Мәҗлес уздырыласы йортны алдан сайлыйбыз: әти-әниләреннән аерым яши торган үзебезнең үк шофер егетләр гаиләсе өен. Анда өйләнгәннәр парлап, хатыннарыбыз белән килә идек. Мәҗлестә уен-көлке, җыр-бию кыза. Нишләптер, элек бик кызык үтә иде октябрь бәйрәме. Яшь булгангадыр инде.

Дөрес, Иске Кадида хәзер дә безгә игътибар бар. Хөрмәтлиләр олыларны. Әле менә 30нчы октябрьдә "Кади" җәмгыяте әби-бабайлар өчен Корбан ашы үткәрде. Анысы өчен рәхмәт. Ә элеккеге бәйрәмнәр шулай ук онытылмаслык хатирәләр булып истә калды.

Әнвәр Мөхетдинов.
Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Октябрь бәйрәме