Казан егете Петербургта Иске Кади авылы турында сөйләде
Казанда яшәүче апамның улы Фәрук Фәттиев Санкт-Петербург шәһәрендә үткән Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, әбисе Мөхтәррәмәнең туган авылы Иске Кади тарихы турында чыгыш ясады.
Казан мәктәпләренең берсендә 4 нче сыйныфта укучы Фәрук “Фәнгә беренче адымнар” номинациясендә 3 нче урын яулады.
Фәрук шәһәрдә яшәсә дә, үзенең фәнни эшен Иске Кади авылы тарихына багышлаган. Җәйләрне әбисе янында үткәрү, авыл тарихы белән танышу аңа туган төбәкне якыннан танырга мөмкинлек биргән.
Эшендә әбисенең әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәки Ризван улы Гыйрфанов турындагы хикәя аеруча күңелгә үтеп керерлек итеп язылган. Фарук бабасының сугышчан юлы белән уртаклаша. Ләкин аның үзен дә, тыңлаучыларны да башка вакыйга – бабасының сугыштан соңгы батырлыгы тетрәндерә. Фронттан кайткач, Зәки Ризван улы авылының рухи тормышын яңартып, яңа мәчеттә беренчеләрдән булып азан әйтә.
-Бер кешедә сугыш батырлыгы һәм тыныч тормышта ышаныч ныклыгы бергә булуы мине бик дулкынландырды, – дип яза ул үзенең фәнни эшендә.
Фарук өчен бу тарих гаилә архивының чираттагы бите генә түгел. Ул аның әбисе Мөхтәррәмәнең җылысы һәм мәхәббәте белән сугарылган. Иске Кадида яшәүче әбинең оныгы белән арасында аерым, тирән бәйләнеш бар. Ул үз оныгын бик ярата һәм һәрвакыт, аеруча назлап, Фарукның бөтенләй Зәки бабасына охшавын әйтә: кыяфәте дә, холкы да, кызыксынучанлыгы белән дә малай бабасын хәтерләтә. Җәй көннәрендә кунак булганда яңгыраган бу сүзләр Фарук өчен юл күрсәтүче маяк, ә әбисенең мәхәббәте - бабасы турында истәлекләр барлау өчен илһам чыганагы булып тора.
Алсу Латыйпова.
Казан-Иске Кади.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев