Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кармышта Нургаяз абый наратлары каршы ала

Кармыш авылына килеп кергәндә мәһабәт яшь наратлар каршы ала. Берсеннән берсе матур һәм төз булып үскән бу агачларга карап сокланасың да, аларны кем утырткан, суларын кем сибеп, тәрбияләп үстергән икән дип уйлыйсың.

Без бала вакытта бу наратлар үскән урында каберлекләр иде. Аларны “кыр каберлекләре” дип атый идек. Аларда күп еллар элек сугышларда һәлак булучылар җирләнгән дип тә сөйли иделәр. Шушы каберлекләрдән өлгерер-өлгермәс җиләк җыйган чаклар да булды. Өсләрендә язулары укылмас хәлгә килгән кабер ташлары да бар иде.

Каберлекләр иске булса да, моннан 45 еллар элек аларның тирәсе агач колгалар белән тотып алынганлыгын хәтерлим. Еллар үткәч бу урын чирәм җиргә охшап калды. Монда каберлекләр булганлыгын хәтерләүче өлкәннәр дә якты дөньядан китте.

Шушы авылда, әтисе сугышта хәбәрсез югалган, үзе гади эшче булып, шәхси тормышын да кора алмаган, әнисе Маһирә әби белән яшәгән, гаделсезлекнең нәрсә икәнлеген үз башыннан кичергән Нургаяз абый гомер итте.

Авыл җирендә җитәкчеләр еш алмашынып тора. Билгеле булганча, аларның һәрберсе үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Шушы хәлләр Нургаяз абыйны бик борчый. Авыл халкы нишләсен – барысына да яраклашырга, түзәргә тырыша, шунда яшисе бар бит әле.

Бервакыт авыл җитәкчелеге: “Кыр каберлекләрен сөрергә” дигән карар кабул итә. Бу хәбәр авыл буйлап тиз тарала. Ата-бабалар җирләнгән урынны саклап калыр өчен, Нургаяз абый икенче көнне үк каберлекләр тирәли яшь наратлар утыртырга керешә.

Еллар үтә. Утырткан наратлар, тамыр җибәреп, каберлекләрне саклап, төз һәм матур стена булып үсеп китәләр. Ничәмә еллар буе түгелгән тир һәм хезмәт юкка чыкмый. Соңрак та авыл җитәкчеләре каберлекләрне сөрү турында башка сүз кузгатмыйлар. Ә наратлар, үзләрен утырткан Нургаяз абыйның кабереннән ерак та түгел, һаман үсәләр дә, үсәләр.

Ильяс Бикбаев.

Түбән Кама – Кармыш.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев