Кармыш укытучысы нәселе ниләр генә күрмәгән
Ул үзенә бер төрле. Исеме дә үзенчәлекле. Сәгадәт исемле ул. Дүрт малайга бер кыз булгангамы, аңа сөю-сәгадәт, бәхет дигән мәгънәгә ия исем кушканнар. Аннан нигә соң әле ул башкаларга охшасын, ди.
Икебездә – ике холык
Ерак Себер якларында туган кыз, аннан, күренекле галим, мәгърифәтче, дин әһеле Риза Фәхретдиннең дүртенче буын (Риза Фәхретдиннең энесе Минһаҗетдиннең кызы Разыя, аның кызлары Мәрзия, Камәрия, Мәсхүдә, Зәйнәп, Фәһимә, Мәрзиянең кызы Сәгадәт, Сәгадәтнең кызы мин – Зөлфирә), өченчедән, аның апасы, җизнәсе республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә белем биргән нәселдән. Нәкъ менә Мәсхүдә һәм Әкрәм Зәйдулиннар аның сәләтен, талантын, идарә итү осталыгын күрә белгәннәр.

Әниебез белән мин – икебез ике төрле. Гарчә безнең туган көннәр бер үк – 29 июль. Арыслан йолдызлыгында, печән өстендә туганбыз. Тышкы кыяфәтебез, холкыбыз белән дә әллә ни туры килми. Мин - мишәр кызы! Бер уртаклыгыбыз бар: икебез дә киң күңелле. Әдәпсез, тәртипсез, ялкау кешеләрне өнәмибез.
Әнием, Сәгадәт Галимова, Чита өлкәсе, Дарасун бистәсендә дөньяга килгән. Мин холкым буенча җитез, тиз. Акрын кешеләрне яратып бетермим, кеше баскан җирендә ут чыгарырга тиеш. Әнием Сәгадәт сабыр, йомшак күңелле. Себердә туган кешеләр икенче төрлерәк шул. Кырыс табигать кешеләрне чыныктыра, дуслаштыра күрәмсең. Ләкин ул беркайчан да үзен кыерсытырга ирек бирмәс.
Мулла һәм абыстай гаиләсендә туган кыз 40 елдан артык Кармыш урта мәктәбендә балаларга белем бирде.
Әбием Мәрзия, бабам Бәдретдин Азнакай районының Илбәк авылында гомер иткәннәр. Бабам бик укымышлы мулла булган. Җәмәгате Мәрзиядән 21 яшькә өлкәнрәк...
Гаилә тарихыннан бер өзек
Бабамның беренче хатыны көтмәгәндә үлеп китә. Риза казый, Илбәкнең указлы мулласы, энесе Бәдретдингә, Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында Хәсән мулла гаиләсендә тәрбияләнүче Мәрзиягә игътибар итәргә куша. Ерак юлларны якын итеп, бабам Иске Үтәмешкә юл тота. Авыл башында бабама, култык астына китап кыстырган бер кыз бала очрый. (Ул әбиемнең бертуган сеңелесе Мәсхүдә апа була. Актаныш районының Пучы мәктәбендә Минтимер Шәймиевка биология, химия фәннәреннән белем бирә). Әбием теләсә нинди, тәрбиясез, динсез кешегә кияүгә чыкканчы дип, бабамның тәкъдименә риза була. Әбием картын яраткан, хөрмәт иткән. Югыйсә ул ире артыннан ике баласын ияртеп Себер якларына китәр идеме икән?! Юк, әлбәттә. Хәер, ул заманда кешеләр башка төрлерәк булганнар шул. Бигрәк тә хатын-кызлар. Гаилә, ир хакы беренче урында торган.
“Кызгыннар” озак көттерми
Кыскасы,1930 нчы еллар җилләре безнең нәселгә дә кагылган. Илбәк авылында тыныч тормыш алып баручы, уңган-булган Галимовлар гаиләсенә куркыныч хәбәр килеп ирешә. Бәдретдин мулланы кулга алырга җыеналар! Бәдретдин мулла, булган малны тиз арада Бөгелмә базарында сатып, Архангальск шәһәренә чыгып китә... “Козгыннар” озак көттерми... Әбиемне, ике баласы – Җәүдәт һәм Азатны кара мунчага куып чыгаралар. Кулга алудан, төрмәдән курыккан, Мәрзия әбием Иске Үтәмешкә кайтып китә...
Бәдретдин мулла Архангельск шәһәрендә озак яшәми. Татарлар күп булган, “кулак калдыклары” гомер иткән Себер якларына барып урнаша. Алтын чыгару приискасына эшкә урнаша, акча туплый, йорт сала. Максаты – гаиләсен янына алып килү. Шентала станциясенә кайта, танышы (күренекле рәссам Әхсән Фәтхетдиновның абыйсы) аша Иске Үтәмештә гомер итүче карчыгына акча калдыра. Авылга керергә курка. Кире Чита өлкәсенә кайтып китә.
Әбием, станциядән-станциягә, поезддан-поездга күчеп, бер айдан артык Чита өлкәсенә барып җитә. Шулай итеп, гаилә кавыша. Галимовлар гаиләсендә тагын өч бала - Әсхәт, Сәгадәт, Тәлгать туа.
Туган як тартуы
Әмма туган якны сагыну шулкадәр көчле була ки, 1948 елда Бәдретдин мулла гаиләсе, тормыш иптәшенең авылы -Иске Үтәмешкә күченеп кайта. Күңеле Илбәккә тартса да: “Илбәктә минем дошманнарым гына калды, шуңа анда аягым тартмый, кайтасым килми”, - дип Иске Үтәмештә төпләнәләр.
Әнием Чирмешән урта мәктәбеннән соң, Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Арча районы Эштерә авылында 1 ел эшли. Аннан Иске Кади мәктәбенә эшкә керә. Ә анда исә әтиемнең икетуган апасы Наҗия апа, аның тормыш иптәше Харис абый Нуруллин мәктәп директоры булып эшли. Харисовлар тиз арада әти белән әнине кавыштырып та куялар.

1966 елда әтиебез Хөҗҗәт белән гаилә коралар. Кармыш авылына Накыйбә һәм Мирзаһит Харрасовлар гаиләсенә килен булып төшә. Әтинең: “Безнең авылда самолетлар оча, пароходлар йөзә”, - дигәненә чынлап ышанган ул.
Әби образы
Әбиебез Мәрзияне күрү, аралашу бәхетенә мин дә ирештем. Безнең белән яшәмәсә дә, әбием кунакка килә иде. 8 ел урын өстендә ятты ул. Ләкин гомерен зарланып, елап уздырмады. Кечкенә генә гәүдәсе белән урындык өстерәп йөри иде. Бердәнбер кызын белмәгән нәселгә, гаиләгә бирә алмас бит. Шуңа улы Җәүдәтне мосафир итеп, “разведка”га Кармышка җибәрә. Адашкан, имеш, кунарга йорты юк. Урамда инде караңгы. Мирзаһит бабам белән Нәкыйбә әбием аныачык йөз, ипи-тоз белән каршы алганнар аны. Әнием каенанасын һәм каенатасын һәрвакыт мактап искә ала. “Килен – кеше баласы” дип кадерләп, саклап, яклап кына тоталар.
Без гаиләдә өч бала: абыем Рәдиф, уртанчысы мин, энем Рәфис. Әйткәнемчә, әниебез укытучы булып эшләде. Укытучы балаларын әллә ни яратып бетермиләр авыл җирендә. Имеш, иң яхшы билгеләрне аларга куялар. Дөрес түгел. “2”лесен дә, “5”лесен дә алдык. Мине әни укытмады. Аны яратып, Сәгадәт апа дип дәшәләр. Искә алалар, әллә каян исәнләшәләр, хәлен белеп торалар. Рус теле фәнен, башлангыч сыйныфларда укытты ул. Кармыш авылында әнием укытмаган бала калмагандыр. Араларында нинди генә һөнәргә ия булган кешеләр юк. Аларның барысына да әнием белем биргән.
Берүк исән-сау бул
Аңа 85 яшь тулды. Аның олыгаюы минем күңелемә тынгылык бирми. Билгеле, һәр яшьнең үз матурлыгы. Кечкенә генә гәүдә, кечкенә куллар. “Алтын зур булмый”. Алтыннарны югалтмыча яшисе иде. Югалтмаска иде. Әти-әниләрне мәңге яшәтәсе иде. Тик, мәрхүм әтиебез Хөҗҗәтнең безне ташлап киткәненә тиздән 5 ел булачак. Алар 55 елдан артык бергә яшәделәр. Тансык булып туган кыз бала буген берүзе генә калды. Абыйлары Азат, Җәүдәт, Әсхәт, энесе Тәлгать вафат инде. Әниемә Себер исәнлеге телим. Безнең якларда әнкәй-әткәй дип дәшү юк. Ә менә әнием үзенең иң якын кешеләренә әнкәй-әнкәй дип дәшә. Хәзер дә шулай дип искә ала. Берүк исән-сау бул, әни.
Зөлфирә Харрасова-Шәрәфетдинова,
Кармыш-Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев