Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Кара Чишмә ветераны Чирмешәндә аналарга һәйкәл куясыларына өметләнә

Районда Ана һәйкәле төзү мөмкинлеге турында 2008 елдан бирле язам. Тик әлегә кадәр бу юнәлештә бернинди дә алга китеш күренми. Югыйсә, әниләребез мондый хөрмәткә бик лаек.

Шуны дәлилләп, үземнең каенатам белән каенанам турында язасым килә. Алар авыр тормышта яшәсәләр дә, балаларына дөрес тәрбия биргәннәр, монда әни кешенең роле бик зур. Менә шундый аналар истәлегенә һәйкәл һич артык булмас.

Мин 1957 елда Кара Чишмә авылының Моратовлар гаиләсенә унынчы “кашык” - килен булып Сарманнан килдем. Сугыштан соңгы авыр еллар бу, балалар тугач, ике бүлмәле авыл өендә 12 кеше яшәдек. Бүгенге “күзлектән” караганда бу мөмкин түгел кебек, тик ул вакытта барыбызга да урын җитте.

Каенатам Тәүфыйк белән каенанам Минҗиһан бик төпле кешеләр иде. Әти өч сугыш: Беренче бөтендөнья, гражданнар һәм Бөек Ватан сугушларын үткән кеше. Алар 1921 елга кадәр гаилә коралар. Илдә ачлык башлангач, каенанамны аның әти-әниләре үзләре белән Себер якларына алып китәләр. Сугыштан кайткач, каенатам хатынын эзләп китә. Себер якларында ачлык юк, тормышлары яхшы була, тик аларны бернәрсә борчый: балалар ана телен, динебезне онытыр, дип Татарстанга кайталар. Алар 65 ел гомер итәләр. 

1941 нче ел, тагын сугыш... Каенатамны сугышка алалар, әни 8 бала белән кала. Олы уллары да сугышка китә, кызганыч, ул анда һәлак була.

Каенатам сугыштан исән-сау кайтып, зур гаиләсе белән бик матур “идарә итә”. Ул гомерендә аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, бик динле кеше иде.

Мин читтән килгәнлектән халык “Ничек яшәрсең инде, бер туганың да юк бит”, дисәләр дә, бик матур гомер иттек. Каенатам мине бик якын итте, үз кызлары белән тигез күрде. Ул үзе усал да түгел иде, кычкырганын да хәтерләмим, әмма үзенең намуслы, гадел булуы белән улларын да бер йодрыкка туплый алды. Без аңардан үрнәк алып яшәдек, аның сүзе закон иде.

Оясында ни күрсә, очканында шул була дигән мәкаль дә бар бит. Бу бик дөрес сүзләр. Бала өчен иң элек ата-ана үрнәк. Соңгы вакытларда гаепне мәктәптән, укытучылардан эзли башладылар. Мәктәп белем бирә, ә гаилә үз үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Тәртип тә, ана телен ярату да, дини тәрбия дә ата-ана үрнәгендә формалаша. Белемле кеше беркайчан да начар юлга басмас, бигрәк тә - ана кеше. Һади Такташ та бит “Нәрсә җитә ана булуга!”, дип язган. Һәр районда һәм шәһәрдә аналарга һәйкәл булырга тиеш дип саныйм. Сталинград өлкәсендә, Мамай курганында аналарга нинди һәйкәлләр бар, аларга күз яшьләрсез карап та булмый.

Саимә Моратова.

Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев