Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Үтәмештә яшәүче әбүнәчебез район газетасын җыеп бара

Район газетасы, аның журналистлары белән даими элемтәдә торам. Шуңа да “Безнең Чирмешән”сез калуны күз алдына да китерә алмыйм. Быел да, газета-журналларга яздыра башлау белән аңа заказ карточкасы тутырдым.

Газетадагы һәр язманы, яңалыкны кызыксынып укыйм. Ул гаиләбезнең яраткан газетасы. “Безнең Чирмешән” район яңалыкларын җиткерүче бердән-бер басма. Элеккеге еллардагы газеталарга күзәтү, дистә еллар элек язылган мәкаләләрдән өзекләрне аеруча яратып укыйм, дөресрәге, үзебезнең авыл, колхоз турындагыларын эзлим. Газетаның сайты белән танышып барсам да, “тере” басманы кулга тотып уку рәхәтрәк.

Үзебезнең гаиләгә кагылышлы мәкаләләр басылган газеталарны җыеп барам. Бу бит тарих, истәлек. Күп вакыйгалар онытыла, газетаны кулга алып укыгач, хатирәләр яңара. Озак еллар авылда мәктәп директоры булып эшләгән әтием Әсхәт тә (инде мәрхүм) район газетасына еш яза иде. Бу газеталар да безнең гаилә архивында саклана.

Редакция коллективы “Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында лотерея уйнатып та кызыксыну уята, үзенә җәлеп итә. Мин анда гел катнашам, инде ике тапкыр бүләк оттым. Шунда откан өстәл үлчәвен кулланган саен район газетасын искә төшерәбез. Ә бер елны өч литрлы бал белән дә озак сыйландык. Чираттагы уенда катнашырга да квитанция тапшырдым, тагын бер кат бәхетемне сынап карарга булдым.

Рафик Әхтәмов.

Иске Үтәмеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев