Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге яңартылды

Узган елда Иске Сережкино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәл төзелде. Бөтен авыл халкы белән җыелып, анда урын алачак исемлекне төзедек. Беркемне дә онытмаска тырыштык. Шулай да, озак бәхәсләрдән соң, Василий Никитич Липатовны исемлеккә кертмәскә карар кылынды, авылда ул 80 елга якын сатлыкҗан булып саналды.

Архивларда аның хакында бернинди мәгълүмат табылмады: кайда сугышканлыгы, әсирлеккә эләккәнлеге дә, кайсы лагерьларда булганлыгы да. Әсирлектән кайткач, ул, халык дошманы дип, кулга алына.
Василий Липатов сугышка кадәр Аксубай педагогия училищесын тәмамлый һәм Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсенең Шентала районы Сәләй мәктәбе директоры булып эшли. Кызганыч, аның кайда сугышканлыгын һәм әсирлеккә эләккәнлеген әлегә кадәр төгәл белмибез. Туганнары Василий Липатовның исемен һәйкәлдәге исемлеккә кертүне таләп иткәнлектән, аның турында эзләнүләрне туктатмадык. Мәгълүматны “Хәтер Китабы” редакциясе” учреждениесеннән алдык. 
Василий Никитич Липатов 1913 елда Иске Сережкино авылында туган, чуваш, өч кыз әтисе, Иске Үтәмеш тулы булмаган урта мәктәбендә эшләгән. 1950 елның 17 апрелендә кулга алына. Әсирлектә санитар була, эшчеләрнең матди хәлен дискредитацияләүгә агитация үткәрә. 1950 елда Идел буе хәрби округының хәрби трибуналы тарафыннан 25 елга лагерьларга хөкем ителә һәм мөлкәте конфискацияләнә. 1955 елда СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан амнистияләнгән, 1989 елда акланган.
Төзәтү-хезмәт лагерьларыннан азат ителгәннән соң, хатыны Анна һәм кызлары белән, ул Казахстанга күченә. Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак,
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Әлеге ачыш безгә Василий Липатов исемен һәйкәлдәге исемлеккә кертү мөмкинлеге бирде.
Василий Никитич 2006 елның 20 гыйнварында вафат булган. 
Минемчә, һәйкәл төзүдә иң мөһиме акча җыю да, төзелеш тә түгел. Иң катлаулысы һәм кыены – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен барлау. Нигезсез имеш-мимешләр аркасында беркемне дә онытмаска һәм исемлектән төшереп калдырмаска кирәк.


Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев