Иске Кадидан каһарман Чанышев кызы туган авылында хатирәләр яңартты
.
Мин - Ләбибә Исмәгыйль кызы Чанышева, пенсиядәге укытучы, олы яшьтәге ханым. Иске Кади кызы, сезгә үземнең олы хөрмәтемне, рәхмәтемне белдерәсем килә. Бик яшьли авылдан укырга китәргә туры килде, ләкин педагог белеме алгач, авыл мәктәбендә 4 ел химия, биология фәннәрен укыттым. Аннан соң да авыл белән бәйләнеш өзелмәде. Соңгы берничә ел кайтып булмады. Быел, Аллаһыга шөкер, июльнең бик матур бер көнендә, улым Ринат белән, кайтып килдек. Сәяхәтебезне авылның зиратыннан башладык. Зират бик чиста, бар да тәртиптә.
.jpeg)
Аннары авылның үзәгенә, бик матур, күренекле урынына юл тоттык. Анда искиткеч үзгәрешләр. Бик зәвык белән эшләнгән Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгына багышланган Җиңү паркы.
Безне бик ачык йөз белән мөлаем кызлар каршылады. Мәдәният йорты директоры - Минзилә Ләбиб кызы Илялиева һәм Рушания Миннәхмәт кызы Гыйрфанова – китапханә мөдире. Алар безгә бик тирән эчтәлекле экскурсия үткәрделәр.
Китапханә мөдире Рушания Миннәхмәт кызының, китапханәгә керүгә, тырыш, эшен яратып, үз эшенең остасы икәне күренеп тора.
Бар нәрсә тәртиптә, яңа китаплар, авылның күренекле кешеләре стендлар, бик күп альбомнар, төрле һөнәр династияләренеке, безнең гаиләнең укытучы кызлар династиясе альбомы да бар.
Барсын да санап бетерә алмыйм, кызыксынсагыз, кайтып карарга тәкьдим итәм.
Авылны тәртиптә, чисталыкны саклап, карап торучыларга, барыгызга да рәхмәтемне белдерәм!
Без бик шатланып, күңелебез булып киттек.
Рәхмәт барыгызга да, авылдашлар!
Ачык һавада ясалган музей, 1914 елгы Беренче Бөтендөнья һәм 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар арасында безнең әтинең, Чанышев Исмәгыйль Сөнгатулла улының портретын күрү бик сөендерде. Ул бит өч сугыш ветераны: Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы. Шуңа озак яши дә алмады. Андыйлар, әлбәттә, күп. Монда бер кешене дә онытмаганнар. Тылда хезмәт күрсәткәннәрне дә. Шундый күп хезмәт кергән бу парк - Мемориалның проектларын төзүчеләргә: Минзилә Ләбиб кызы Илялиевага, Резедә Якуб кызы Локмановага, Марат Әмир улы Могыйзовка бик зур хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәм.
(Бәлки, кемне дә булса әйтмәсәм, гафу итегез).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев