Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Иске Кадида Фәһимә Әмирханованың бәетләр китабы тәкъдим ителде

Иске Кади авылы китапханәсендә Фәһимә Әмирханованың (мәрхүмә) “Авылдашларым, туганнарым язмышы бәетләрдә” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Бәетләрдән торган бу китап Фәһимә апаның балалары Халисә, Роза һәм оныгы Динара тырышлыгы белән дөнья күргән. 104 битле, 100 экземпляр тиражлы китапның ахырында гаилә альбомыннан төсле фотолар да урын алган.

Фәһимә апа күп кенә авылдашларының беренче укытучысы. Ул төп эшеннән тыш колхозда агитатор да иде, стена газеталары чыгарды, авыл яшьләре белән спектакльләр әзерләде, район газетасының актив хәбәрчесе булды. Шигырьләр һәм мәкаләләр язу белән генә чикләнмичә, бәетләр дә  чыгара иде.

Авыл китапханәсендә “Авылым хәбәрчеләре” дигән альбом эшләнде. Анда Фәһимә апаның төрле елларда газеталарда басылган шигырьләре, мәкаләләре саклана. Бу мирасны китапханәгә үзе бүләк иткән иде.

Кичәдә Фәһимә апаның балалары, оныгы Динара, шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Мортазин, РФ атказанган укытучысы Рәисә Вәлиуллина да катнашты. Динара әбисе турында презентация әзерләгән. Бу, чарада катнашучыларның, хатирәләрен яңартты. Фәһимә апаның энесе Фәриткә багышланган бәетен олы кызы Халисә укыды, ә Роза китапның басылу тарихы белән таныштырды.

Очрашу бик җылы, хатирәләр белән үрелеп барды. Искә алуыбыз Фәһимә апага һәм китапта урын алган авылдашларыбызга, туганнарыбызга дога булып барып ирешсен.   

Рушания Гыйрфанова,

Иске Кади авылы китапханәсе мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев